Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Эшлекле дүшәмбедә чүпрәлеләрне бүләкләделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше  һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Кече Чынлы авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре  Миләүшә Самат кызы Хәйруллова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Төзелеш тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау Грамотасы белән:

–«Вегострой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзү-монтаж эшләре мастеры Нияз Зәйдулла улы Мохитов, шулай ук,  җәмгыятенең баш инженеры Радик Фәрит улы Назыров бүләкләнделәр.

Дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлешләре өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты:

–Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге башлыгы Илдар Марс улы Хөсәеновка, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең баш белгече Илдус Радик улы Сабирҗановка тапшырылды.

Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Матау Грамотасы һәм Рәхмәт Хатына "Данадис" җәмгыяте директоры Илнур Илдус улы Исхаков; Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге баш белгече Илюзә Илгиз кызы Җәлалова; «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесенең баш инженеры Сергей Анатольевич Сердцев ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев