Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын –кыз карашынча" бәйгесенең зона этабы Чүпрәледә үтте
Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын –кыз карашынча нинди булырга тиеш? Әлеге сорауга җавап итеп: милли, тырыш, күркәм һәм башка күп кенә сыйфатларны санап китәргә мөмкин булыр иде.
Ә менә шушы исемдә үткәрелүче республика конкурсы елның гүзәл һәм көчле затларын төрле номинацияләрдә ачыклый. Аның зонаара туры быел безнең районда узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зонаара турында сигез районнан: Чүпрәледән, Кайбычтан, Кама-Тамагыннан, Яшел Үзәннән, Тәтештән, Буадан, Югар Осланнан, Апастан 31 вәкил “Хатын-кыз-Ана”, “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият”, “Язмышым-минем һөнәрем”, “Хатын-кыз-бизнес леди”, “Өченче буын героинясы”, “Хатын-кыз-ел үрнәге”, “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк”, “Ир-ат-лидер” номинацияләрендә көч сынадылар.
Конкурста катнашучыларны зона этабы жюри рәисе, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә хезмәте башлыгы, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы Гүзәлия Минкина, Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы Ирина Питулова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм район башлыгы Марат Гафаров сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.
Марат Гафаров хатын-кызларның җәмгыятьтә һәм гаиләдә тоткан урынын олы бәягә тиң булуын билгеләде. “ Хатын-кыз ул – гаилә нигезе, ә гаилә – дәүләт нигезе. Сез - аналар да, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә, һәркайда хезмәт куясыз, шул ук вакытта гаилә җылысын да саклыйсыз”, дип ассызыклады район башлыгы һәм рәхмәтен җиткерде.
Гүзәлия Минкина:
-Әлеге бәйге рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә өстенлек бирүче, үз балаларыннан тыш тәрбиягә чит нарасыйларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы хатын-кызлар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башкаларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан үткәрелә. Бер үк вакытта, булдыклы гүзәл затларны бәяләүче конкурста “Ел ир-егете: хатын-кызлар күзлегеннән” номинациясе дә барлыкка килде. Көчле затлар үз осталыкларын “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк“, “Ир-ат – лидер“ номинацияләрендә тәкъдим итә алалар.
Конкурсантлар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, үзләренең тормыш юлы белән таныштырдылар, яраткан эшләре, ирешкән уңыш-казанышлары хакында сөенеп һәм горурланып сөйләделәр. Берсеннән-берсе сөйкемле әлеге гүзәл затларыбыз талантлылар да икән: кайсы өздереп җырлап, кайсы биеп, шигырь сөйләп, көлкеле күренешләр күрсәтеп тамашачыларны сокландырдылар. Ә инде аш-суга, кул эшләренә осталыкларын әйтеп торасы да юк – жюри хозурына тәкъдим ителгән ризыклар моны үзләре үк “сөйләп торды”.
Конкурс һәрвакыттагыча “Хатын-кыз – ана” бәйгесе белән башланып китте. Бу номинациядә чыгыш ясаучы гүзәл затлар арасында – үз балалары янына ятимнәрне дә сыендырып, аларга гаилә җылысы, ана назы биргән фидакарьләр. Районыбыздан әлеге номинациядә Татар Шатрашаны авылыннан Гүзәлия Төхфәтуллина чыгыш ясады. Олы йөрәкле шәфкать иясе үзенең өч баласы янына ятим калган Алла Илюхинаны тәрбиягә ала. Балалары да, үзе дә сәхнәдә көндәлек тормышларыннан номер тәкъдим иттеләр.
“Һөнәрем – язмышым” (Моя судьба – моя профессия) бәйгесендә чыгыш ясаган конкурсантларның да һәркайсы – үз хезмәтләренең чын осталары булып танылган, аңа гомерләренең күп елларын багышлаган тәҗрибәле белгечләр. Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Любовь Кудрявцева гомеренең ике дистәгә якын елын социаль хезмәткәр булып эшләүгә багышлаган. Ул авыру, ярдәмгә мохтаҗ булган, ялгыз калган өлкәннәргә яшәү көче бирә, киләсе көнгә өмет уята.
“Туган җирдә гомер итү, кешеләргә игелек эшләү – чын бәхет ул. Безнең эшебез күзгә ташлана торган түгел. Әмма без кешеләргә бик кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр мине көтеп алалар. Аларга булыша, сөендерә алу үзем өчен дә зур шатлык”,– ди Любовь.
“Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә ярышучы гүзәл затларыбызның һәммәсе – мәдәният тормышында кайнап яшәүчеләр. Алар авыл халкының яшәешен ямьләндерү, кызыклы һәм эчтәлекле итү өчен җан аталар. Үз үрнәгендә балаларга сәнгать дөньясына юл ачкан, аның матурлыгын тоярга өйрәткән район балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимәсе Ландыш Сабирҗанованың чыгышында бу аеруча ачык чагылыш тапты. Аның укучылары матур итеп җырлый да, гармун да уйный.
Акыллы, зирәк хатын-кызларыбыз гаиләдә генә түгел, җәмгыятьтә дә үз урыннары булуын, теләсә нинди катлаулы эшне җиренә җиткереп башкара алуларын раслап торалар. Җитәкче вазыйфаларга алынып, аны хатын-кызларга хас төгәллек, иплелек белән үтәүче райондашларыбыз байтак.
“Хатын-кыз – лидер” номинациясендә чыгыш ясаган район поселокара китапханә директоры, ““Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының райондагы бүлеге рәисе Гөлфия Яфизова дә әнә шундый ханымнарның берсе. Бирелгән кыска гына вакытта театраль тамаша аркылы “Ак калфак” оешмасының райондагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
-Лаеклы ялга чыккач та тормыштан кызык, ямь табып, яраткан эшең белән шөгыльләнеп, аралашып, кешеләргә файда китереп яшәргә була,–ди Дилүзә Азизова.
Иске Чүпрәледә яшәүче бу ханым – пенсионерларның райондагы берләшмәсенең актив әгъзасы, үзешчән сәнгать коллективының да бизәге. Моннан тыш, ул кешеләргә, балалрга үзенең бәйләнгән әйберләре белән күңел җылысы да өләшә. Бөтен тормыш юлын шигъри юллар аша гаҗәеп осталык белән башкарып, тамашачыларга күңелле ял минутлары бүләк итте ул. Халкыбызның гореф-гадәтләрен миллилеген саклауга керткән өлешен татар биюе аша чагылдырып күрсәтте.
“Хатын кыз-ел үрнәге” номинациясендә Иске Кәкерле урта мәктәбенең инглиз теле мөгаллимәсе Земфира Фәткуллина чыгыш ясады. Земфира ханымның эшчәнлеге балаларга белем бирү белән чикләнми. Үткән ел ул республика “Нечкәбил“ ана һәм гаилә гүзәллеге бәйгесендә катнашты. Гаилә ныклыгын, гореф-гадәтләрне саклауны ана, килен буларак та киң җәмәгатьчелеккә җиткереп, җиңү яулады.
Ә менә “Хатын-кыз-бизнес леди” номинациясендә катнашырга Яшел Үзәннән эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче ханым гына җөрьәт иткән иде.
Конкурсның “Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат” һәм “Ир-ат-лидер” номинацияләрендә “Прогресс” предприятиесе директоры Евгений Иванцов һәм “Фламинго” оешмасы директоры Альфред Низамов катнашты. “Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат” номинациясендә, Яшел Үзәннән катнашкан гаилә башлыгы Наил Латыйповны аерым билгеләп үтәсе килә. Латыйповлар гаиләсендә 15 бала, шуның 13-се тәрбиягә алынган, инвалид бала да бар.
Бәйгегә нәтиҗәләр ясау җиңел бирелмәде. Катнашучыларның һәркайсы шәхси үрнәге, чыгыш ясавы, әзерлеклелеге белән дә җиңүче исеменә лаек иде, билгеле. Казанда узачак финал өлешенә районыбыздан Гүзәлия Төхфәтуллина, Ландыш Сабирҗанова, Гөлфия Яфизова һәм Евгений Иванцов чыктылар.
Күркәм бәйрәмне йомгаклап, җиңүчеләргә дә, катнашучыларның да һәркайсына Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев