Ел башыннан Чүпрәледә 18 янгын теркәлгән
Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 тапкырга күбрәк.
Янгыннарның 16сы торак йортларда чыккан, аларда 3 кеше һәлак булган (2024 елда һәлак булучылар юк).
Буа һәм Чүпрәле буенча янгын күзәтчелеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны Ильнур Азизов янгыннарның иң киң таралган сәбәпләре булып, электр җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (1 очрак), тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү (5 очрак), мич һәм төтен чыгару юлларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (7 очрак) тора, ди.
Әлеге уңайдан ул янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра.
«Хөрмәтле райондашлар, электр чыбыкларының төзеклеген тикшерегез һәм электр челтәренә артык көчәнеш китермәгез, җылыту мичләрен, төтен каналларын тагын бер кат карагыз һәм аларның дөрес эшләвенә инаныгыз. Чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм өйдә тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук, өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Кабызган газ, электр приборларын калдырып, йөрмәгез. Янгын чыкса, кичекмәстән 101, 112 номерына шалтыратыгыз», — ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Ильнур Азизов.
Шулай ук, инспектор янгын чыккан очракта, ярдәм килгәнче утны кул астындагы чаралар (су, юеш җәймә һ. б.) белән сүндерә башларга чакыра. Янгын чыганагына һава килмәсен өчен, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачмаска, газ коммуникацияләрен өзәргә, бинада төтен күп булса, юеш тукыма аша суларга, әгәр янгынны үз көчең белән сүндереп булмаса, кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, чыгып китә алмасагыз, ярдәм сорап кычкырып игътибарны җәлеп итәргә киңәш итә.
Янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе—кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән эш итүдә гамьсезлеге. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, хөрмәтле райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев