Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү курку белмәгәннәргә генә хас

Аерым ведомство буларак, полиция хезмәте Пётр I идарә иткән чорда барлыкка килә. 1917нче елда бу службага халык милициясе дигән исем бирелә. Еллар үтү белән әлеге система төрле реформалар кичерә һәм Россия полициясе яңадан үзенең элеккеге исемен ала. 2011 елда «Полиция турында"гы закон үз көченә керде.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы:

-Безнең служба яшәве дәвамында ничек кенә үзгәртелмәсен, асылы- халкыбызны яклау, саклау булып кала бирә. Эчке эшләр бүлеге, полиция хезмәткәренә физик һәм психологик яктан да югары таләпләр куела. Шунысы куанычлы, бүген район территориясендә криминаль хәлне булдырмау өчен оператив, катгый чаралар күрелә. Кеше сәламәтлегенә зыян китерү, урлашу, милеккә кул сузу, хөкемгә тартылганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны соңгы елларда сизелерлек кимеде. Боларны профилактик чараларны тиешле дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәсе, дияр идем.

Бәйрәм уңаеннан барлык хезмәткәрләребезне, гомерләрен районыбыз халкының иминлеген тәэмин итүгә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәм, аларга һәм гаиләләренә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхет телим.

-Үзгәрешләр җиле район эчке эшләр бүлегенә дә кагылмый калмады. Кадрлар штаты кыскарды. Әмма эш күләме һәм бүлек алдында торган бурычлар кимемәде. Заманча полиция хезмәткәрен без югары белемле, башкарган хезмәтенә җаваплы карашлы, үз-үзенә таләпчән буларак күзаллыйбыз. Эчке эшләр органнары системасына кадрларны сайлап алу тәртибе катгыйланды.

Райондагы иминлекне тәэмин итүгә полициянең һәр хезмәткәре үзенең лаеклы өлешен кертә. Алексей Алексеев белән Алексей Долгов шушы көннәрдә генә Дагестан Республикасында дәүләт хәвефсезлеге һәм законлылыкны тәэмин итү буенча алты айлык командировкадан кайттылар.

"Ил үз батырларын белергә тиеш", дигәнгә тугры калып, хөрмәтле газета укучыларыбыз, бәйрәм алдыннан сезне шушы ике курку белмәс егет белән таныштырып үтәсебез килә.

Алексей Алексеев 1991 елда Хорновар- Шигали урта мәктәбен тәмамлагач Казандагы индустриаль- педагогия техникумында белем ала. Аннан соң беркадәр үзе укыган мәктәптә укытучы булып эшли һәм Байконур космодромына хәрби хезмәткә чакырыла. Стратегик ракеталар буенча отделение командиры итеп билгеләнә. Хәрби хезмәтен үтү чорында 16 космос ракетасы җибәрүдә катнаша. Хәрби хезмәттән кайткач Социаль- гуманитар институтның "Юриспруденция" факультетын тәмамлый һәм эчке эшләр бүлегенә хезмәткә килә. Хәзерге вакытта бүлекнең тыл начальнигы хезмәтен башкара. 2011 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының Рәхмәтенә лаек була. Аның бабасы- Митрофан Осипов та 1935-1942 елларда НКВДның район бүлегендә участок милиционеры булып хезмәт иткән. Намуслы хезмәте өчен күкрәк билгеләренә лаек булды. Бүлектә шундый хезмәткәрләр булганда, ил, җәмгыять һәм һәр кеше язмышында мөһим урынны биләгән эчке эшләр органнары киләчәктә дә дәүләт властеның терәге, гражданнарның ышанычлы яклаучысы булып калыр дигән тулы ышаныч бар.

Алексей Долгов Иске Элмәле авылында туып- үскән, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап Цивильск авыл хуҗалыгы техникумында укыган. Дипломлы егетне ракета гаскәрләренә хәрби хезмәткә алалар. Армиядән кайткан өлкән сержантны эчке эшләр бүлегендә дә ике куллап хезмәткә кабул итәләр. Башта аңа элемтә инженеры вазыйфасын йөклиләр, аннан соң тагын да җаваплырак эш- вакытлыча таткарлап тору изоляторы начальнигы хезмәтен тапшыралар. Социаль- гуманитар белем бирү институтының "Юриспруденция" факультетында укып белемен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчке эшләр бүлеге