Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Диспансерлаштыру үттеңме әле?

2013 елдан башлап Россиядә барлык халыкны да массакүләм төстә диспансерлаштыру башланды. Диспансерлаштыруны полисы булган һәркем үтә  һәм үзендә теге яки бу куркыныч авыру барлыгын-юклыгын белә ала.

Диспансерлаштыру ни өчен кирәк һәм 2018 елда ул үз эченә нәрсәләрне ала кебек сораулар белән без район үзәк хастаханәсенең  баш табибы урынбасары  Гүзәлия Рәшит кызы Маликовага мөрәҗәгать иттек. 
-Һәр авыруны да дәвалауга караганда кисәтүе җиңелрәк. Бүгенге көндә медицинада профилактика өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Диспансерлаштыруның төп максаты - ул йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларын иртә стадияләрдә үк ачыклау. Әлеге медицина тикшерүе алкогольле эчемлекләр, наркотиклар белән мавыгучы, үлемгә китерүче куркыныч авырулар белән чирлеләрне дә ачыклауны үз эченә ала. 
Халыкның күпчелек өлеше диспансерлаштыруны һәр өч елга бер тапкыр уза. Биредә шуны да исә тоту мөһим, йөрәк һәм кан, яман шеш белән авыраучылар, инвалидлар, икенче Бөтендөнья сугышы ветераннары, атом станцияләрендә аварияләрне бетерүдә катнашучылар һәр ел саен диспансерлаштыруны үтәргә тиешләр.  Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында ничә яшьтә булган халыкка медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турында төгәл күрсәтелгән. Әгәр сез үзегезгә диспансерлаштыруны кайчан үтәргә кирәклеген белмисез икән, каяндыр сорашып йөремичә, үзегез дә билгели аласыз. Моның өчен үзегезнең яшегезне өч санына бүләргә кирәк, әгәр сезнең яшегез өч санына төгәл бүленә икән, димәк, бу агымдагы елда сезгә диспансерлаштыруны үтәргә кирәк дигән сүз. Министрлык боерыгыннан күренгәнчә, беренче тапкыр диспансерлаштыруны  21 яшьтә үтәргә кирәк. Бу чорда инде, кеше яшь булуына да карамастан, анарда югары кан басымы, холестеринның яисә  шикәрнең тиешле нормадан артык булуы кебек куркыныч билгеләр күренә башлый.  Халыкның һәр ел саен диспансерлаштыру үтмәвен күздә тотып, агымдагы елда 1928, 1931, 1934, 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1997 елларда туганнар үтәргә тиешләр. Моннан тыш, сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тагын бер яңалык кертелде. Моннан соң 49 яшь тулган һәр кеше дә ике елга бер тапкыр диспансерлаштыру үтә башлаячак. 49 яшьлекләр диспансерлаштыру вакытында маммография һәм юан эчәкләрдә яман шеш булу-булмавына анализ бирәчәкләр, 51 яшьлекләргә исә аналыкта һәм аналык муентыгында яман шеш булу-булмавына тикшерү үткәрәчәкләр.
2018 елда диспансерлаштыруга нинди тикшеренүләр кертелгән соң? Беренчедән, анкета тутыру. Аннан соң артериаль кан басымын үлчәү; шикәргә һәм холестеринга кан анализы тапшыру; флюорография үтү. Болары һәркемгә дә бертөрле, калган тикшерүләр исә кешенең яшенә һәм җенесенә карап билгеләнә. 40-50 яшьлекләргә иң күп тикшерүләр үтәргә туры киләчәк. Ә менә өлкән яшьтәгеләрдә тикшеренүләр саны азрак булачак, чөнки бу яшьтә теге яки бу авыруны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге юк инде. 
Агымдагы елның җиде аенда район үзәк хастаханәсендә план буенча 3526 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш иде. Бүгенге көнгә аларның 2618е диспансерлаштыру үтте инде. Диспансерлаштыру вакытында сәламәтлекләре буенча теге яки бу проблемалары ачыкланып, 278 кешегә диспансерлаштыруның икенче этабына юллама бирелде. Агымдагы елның җиде аенда тикшеренү үтү барышында яман шеш авыруының яңа биш очрагы теркәлде һәм аларга республика хастаханәләрендә дәвалану өчен юлламалар бирелде. Шулай ук, анемия, гипертония, йөрәк чирлеләр дә ачыкланды. 
Авыл җирлегендәгеләр үз сәламәтлекләренә “бармак аша” карарга күнеккәннәр шул. Халыкны диспансерлаштыруга көчләп диярлек китерергә кирәк, теге яки бу авыру ачыкланган очракта да халык әле дәвалану өчен хастаханәгә килергә ашыкмый, күбесе “әле вакытым юк, бакча эшләре күп вакыт, кыш көне барырмын әле” кебек сәбәпләр табып, тикшеренү, дәвалану хәстәрен күрми, проблемадан “кача”. Биредә мин форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгать итеп, килегез, күренегез табибларга, диспансерлаштыру бушлай бит ул диясем килә. Авыру никадәр иртә срокларда ачыкланса, аны дәвалавы да шулкадәр җиңелрәк булачак бит. Кайбер яшь кешеләрнең үз сәламәтлекләренә “төкереп” караулары йөрәкне әрнетә. Моннан тыш, диспансерлаштыру вакытында теләгең булган очракта ВИЧ-инфекциягә кан да тапшырып була.  
Диспансерлаштыру үтү вакытында пациентларның үз сәламәтлекләрендәге проблемалары хакында табиб белән ачыктан-ачык, уртага салып сөйләшүләрен теләр идем. Шулай ук, үз коллегаларыма да мөрәҗәгать итеп, ашыкмый, һәр пациентның зарларын игътибарга алыгыз диясем килә.  Ни генә әйтсәк тә, кеше сәламәтлеге, кеше гомере күбесенчә без, табиблар кулында икәнлеген дә онытмасак иде. 
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев