Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең «беренчеләре» Марат Әхмәтов белән очраштылар

Очрашуда балалар һәм остазлар «Ура, Авылга!» проектының гамәлгә ашыруы турында сөйләште.

«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов белән очрашты.

Очрашуда балалар һәм остазлар "Ура, Авылга!" проектының гамәлгә ашыруы турында сөйләште. Әлеге проект быел Татарстанның 30 авылында 2000нән артык катнашучыны берләштерде. Очрашуда катнашучылар татар, чуаш һәм удмурт халыкларының традицияләрен өйрәнүләре турында сөйләделәр: Сабантуй, ишегалды уеннары, спорт ярышлары оештырулары, «Минтимер һәм аның дуслары» фильмын караулары һәм дискотекада милли көйләргә биюләре турында бәян иттеләр.

Шулай ук, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары киләчәктә гамәлгә ашырыла торган проектларны да тәкъдим иттеләр. Шулардан: “Балаларга көй" — республиканың музыка мәктәпләре өчен өч телдә җирле композиторларның әсәрләре җыентыгы төзелә. 

“Җиңү классикасы" — сентябрьдә старт ала торган проект: театраль мастер-класслар сериясе, аларның нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышы турында спектакльләр куелачак. "ТатВики мәктәп” проекты  — Википедия өчен татар телендә мәкаләләр язарга өйрәтәчәк. 

Очрашуда Чүпрәледән «Беренчеләр хәрәкәте»нең райондагы баш белгече Ранилә Алиуллова, «Ура, Авылга!" проектының әйдаманнары Ләйсән Фәизова һәм Мария Храмова катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев