Чүпрәлеләр 2025 елга нәтиҗә ясый, 2026га яңа уй-хыяллар белән атлый
Ел нәтиҗәләре

Тәлгать Халитов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
— Яңа 2026 елны авыл хуҗалыгы өлкәсендә матур күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Басуларда мул уңыш үстерелде. Терлек азыгы базасы нык булу һәм заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә мал-туарның саны һәм продукция җитештерү күләме артты. 2025 елның 1 декабренә 22924 тонна сөт җитештерелгән. Бу, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,2 тоннага артык. 1282 тонна терлек һәм кош ите үстерелгән. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 102 процентны тәшкил итә. Мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артым 941 граммны тәшкил итте, бу республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Райондашларны, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Яңа 2026 ел һәр йортка иминлек, исәнлек, бәхет, иртәгесе көнгә өметләр алып килсен!
Иосиф Кукушкин, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
— Үзенең шатлык-борчулары белән 2025 ел артта калды. Ел безнең район үзәк хастаханәсе коллективы өчен җиңелләрдән булмаса да, төзекләндерүләр, яңа җиһазлар кайту кебек күркәм эшләр белән тарихка керде.
2025 елда Хайбулдино, Зур Чынлы, Зур Аксу, Иске Кәкерле авылларындагы фельдшерлык-акушерлык пунктларында төзекләндерүләр, район үзәк хастаханәсенең сөт кухнясында капиталь ремонт үткәрелде.
Хастаханәнең автомашина паркы тагын бер, яңа «Ашыгыч ярдәм» автомашинасына тулыланды, шулай ук, хастаханәгә наркоз бирү җиһазлары, компьютерлар, оргтехника, физоҗиһазлар кайтты.
Райондашларны 2026 ел белән тәбрик итәм! Яңа ел яхшы хәбәрләр, шатлык-сөенечләр генә алып килсен! Һәркемгә исәнлек-саулык, бәхет телим!
Газинур Хәлиуллов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе:
— Узып баручы елда район мәктәпләренә, андагы азык-төлек блокларына капиталь төзекләндерүләр үткәрелде. Кече Чынлы урта мәктәбе, Түбән Чәке урта мәктәпләре капиталь ремонтланды.
14 мәктәбебездә «Үсеш ноктасы» үзәге бар.
Гомуми белем бирү учреждениеләренә 18 маршрут буенча 178 укучы автобуслар белән йөртелә. Яңа уку елы башында республика җитәкчелеге тарафыннан балаларны йөртү өчен яңа, Газель автобусы бирелде. Аның белән мәктәп автобуслары саны 16га җитте.
2025 елда районда Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында инглиз теленнән, җәмгыять белеме, экология, рус теле, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча 7 укучы җиңде (узган елга караганда 2 гә күбрәк). Республика олимпиадасының йомгаклау этабында — 16 укучы, «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында — 4 укучы, туган тел (чуваш) буенча төбәкара һәм халыкара олимпиадада 14 укучы призлы урыннар яулады.
Райондашларны, коллегаларымны, укучыларны Яңа ел белән котлыйм. Уңышлар, бәхет-шатлык телим!
Зөлфәт Сәгъдиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе:
-Көтеп алынган һәм шатлыклы балачак бәйрәме – Яңа ел җитә. Райондашларымны, хезмәттәшләремне якынлашып килүче яңа 2026 ел белән котлыйм!Узган 2025 елда мәдәният өлкәсе өчен уңышлы, казанышларга бай ел булды. Уйланылган эшләрнең күбесе тормышка ашты, ел башыннан алып райондашларыбызга төрле мәдәни чара күрсәткәнбез, моннан тыш төрле проектлар, грантлар да оттык. Казанышларыбызынң нигезендә–мәдәният хезмәткәрләренең максатчанлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм югары профессиональлеге тора. Бәйрәм алдыннан һәркемгә хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм. “Яңа ел төнендә могҗизалар бар”,- диләр. Могҗизаларга ышаныйк, хыялланыйк, дуслар! Яңа ел кичендә уйланган теләкләребез тормышка ашсын. 2026 елда шатлык һәм сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм телим, мөһим максатлар юлдаш булсын!

Виталий Землемеров, Чуваш Чүпрәлесе авыл җрлеге башлыгы:
–2025 ел җирлегебез өчен уңышлы булды, күп эшләр эшләнде. Хайбулдино авылында ФАП капиталь төзекләндерелде, паркта шактый эшләр эшләнде, анда балалар өчен арт-объектлар урнаштырылды. Авылыбызда шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрлек үсештә, үзмәшгульләр саны арта. Юллар төзекләнә, су бар, газ бар, йортлар матур, эшләргә дә яшәргә матур итеп. Керәсе елга да планнарыбыз зурдан, төзелеш юнәлеше буенча да, эшлисе эшләребез булачак. Иң мөһиме, еллар имин килсен, исәнлек булсын!
Рөстәм Фаткуллин. Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы:
–2025 ел җирлегебез өчен уңышлы булды, күп эшләр эшләнде. Моннан 4 ел элек 150 гектар мәйданда төрле агач үсентеләре утырту эшен башлап җибәргән идек, бүген анда 65 төрле куакларыбыз үсеп китте, быел гына да 15 гектар мәйданда тагын утыртык. Берничә елдан алма бакчасыннан үзебезнең алмаларыбыз җитешәчәк, алар 1500 төп утыртылды. Төзелеш эшләре бара. Соңгы елларда авыл җирлеге админстрациясе бинасы сафка басты, мед пункт төзекләндерелде, юллар яңара, авыл уртасында күл чистартылды. Элеккеге “Искра” колхозы күлен дә яңарттык, аңа шундый ук исем бирдек. Авылыбызда шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрлек үсештә, үзмәшгульләр саны арта. Керәсе елга да планнарыбыз зурдан, төзелеш юнәлеше буенча да, эшлисе эшләребез булачак. Иң мөһиме, еллар имин килсен, исәнлек булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев