Чүпрәлегә РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде
Максим Топилин: «Чүпрәледә тырыш, эшчән халык яши...»
Районыбызга, эш визиты белән, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, шулай ук. Татарстан Республикасы министрлыклары, төрле ведомстволары вәкилләре килде.
Кече һәм урта бизнес икътисадны алга сөрә
Кунаклар эшне «Идел буе цеолитлары» җәмгыяте белән танышудан башлады. Җәмгыять бүгенге көндә Татар Шатрашаны җирлегендәге табигый казылма байлык— цеолиттан продукция ясау, эшкәртү һәм аны сату белән шөгыльләнә. Компания районда 2017 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта өченче яңа завод төзелә. Җәмгыятьнең киләчәккә планы— төзелеш материаллары җитештерү. Кунакларга заводларның барлык төр продукциясе күрсәтелде.
"АгроТранСпорт«та алар предприятие эшчәнлеге белән таныштылар. Монда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән тыш, мәче бәдрәфе өчен саламнан тутырмалар ясау да җайга салынган.
Түбән Чәке авылында районга килгән вәкилләр капиталь ремонт ясап, яңартылган мәктәпне карадылар, укучылар, мөгаллимнәр белән аралаштылар.
Алар, шулай ук, райондагы сәнәгать паркында булдылар һәм яңа резидентлар эшчәнлеген карадылар. Яңа резидентларның берсе—Токмаков җитештерә торган коралл саклау тартмалары кунакларга бик ошады.
Эшмәкәрләр белән очрашу
Көннең икенче яртысында Максим Топилин һәм министрлык вәкилләре район эшмәкәрләре белән очрашты. Чарада ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, «ТР эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе генераль директоры Айдар Салихов, шулай ук, салым инспекциясе һәм төрле банк вәкилләре дә катнашты.
Очрашу барышында эшмәкәрләргә республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары, ташламалы программалар турында сөйләнде.
Транспорт мәсьәләләре һәм юллар...
Максим Топилин чүпрәлеләрне шәхси сораулары белән дә кабул итте. Яңа Чүпрәле авылыннан Рәшит Фәтхуллов Казан- Буа һәм Иске Чүпрәле авылларын тоташтыручы автобус рейсын яңартуны сорап мөрәҗәгатъ итте депутатка. Мунчәли авылынннан.... авылга керүче юлның бик начар хәлдә булуын ассызыклап, әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәм итүләрен сорады.
Дәүләт Думасы депутаты барлык мәсьәләләрне шәхси контроленә алды.
Волонтерлар һәм гуманитар ярдәм
Районда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю эше актив алып барыла. Максим Топилин һәм Марат Гафаров кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән дә очраштылар, аларга һәм гуманитар ярдәм туплауда актив катнашкан волонтерларга бүләкләр тапшырдылар.
Рәхмәт хатларын бу көнне КФХ башлыгы Равиль Бикчуров, «Игелек уты» волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Айнуллова, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәмне озата баручы волонтер-шоферлар: Ильмас Әхмәтов һәм Айдар Мөшәрәпов; Матак авылы җирлеге башлыгы Владимир Шумилов алдылар.
Кече Чынлы авылында
Депутатның сәфәре «Дуван бакчалары» кооперативы һәм Кече Чынлы авылындагы социаль әһәмияткә ия объектларны карау белән тәмамланды.
Кече Чынлы авылы мәктәбендә бүгенге көндә капиталь төзекләндерү бара. Белем бирү учреждениесенә 100 ел элек нигез салынган һәм аның киңлекләреннән данлыклы шәхесләр, артистлар, спорт мастерлары, галимнәр чыккан. Үткән ел биредә яңа модульле китапханә үз эшен башлап җибәргән иде, мәдәният йорты да төзекләндерелде. Билгеле бу эшләрдә «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровның да өлеше бик зур.
Җитәкчеләр мәктәптәге эш барышы белән таныштылар, китапханәне карадылар, парктагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, социаль-икътисади үсешкә зур өлеш керткәне өчен Барис Гафуровка РФ Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Соңында
Үзенең эш сәфәрен Максим Топилин:
"Чүпрәледә инициативалы һәм тырыш халык яши. Эшмәкәрлек үсә, төрле җитештерү производстволары ачыла, хәрби егетләргә дә ярдәм күрсәтелә—болар барысы да районның киләчәген тотрыклы итә",-дип йомгаклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев