Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә «Җиңү поезды» килде

Ретропоезд Түбән Новгородтан старт алды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Горький тимер юлы маршруты буенча «Борындык» станциясенә «Җиңү поезды» мемориаль составы килде.

Ретропоездны район башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Горький тимер юлы башлыгы урынбасарлары Сергей Шагалов һәм Александр Черемнов, шулай ук, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, оешма хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм җирле халык каршы алды.

Чара райондашыбыз, Кече Чынлы авылында туып-үскән, тимер юл хезмәтенә гомерен багышлаган Зыятдин Арслановның якты истәлеген барлау, «Борындык» станциясе диварындагы хәтер тактасына чәчәкләр салу белән башланды. 

Сугыш елларында тимер юл магистральләрендә хезмәт куйган Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә «Үлемсез полк» йөреше узды, Хәтер Аллеясына нигез салынды— җиңү яулаучыларга мәңгелек рәхмәт символы буларак чыршы утырттылар, шулай ук киләчәк буыннарга юллама белән Вакыт капсуласы күмелде.

Әлеге капсула 2045 елда Җиңүнең 100 еллыгына ачылачак.

Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Сергей Шагалов:

—Сугыш елларында тимер юл магистральләре буенча 440 мең эшелон узган. 4 ел эчендә 117 мең км тимер юл, 13 мең кече, 3000 масштаблы күпер төзелгән. «Җиңү поезды» — ул буыннар арасындагы бәйләнеш.

Ветераннарга батырлыклары онытылмавы билгесе булса, ә яшьләр өчен Җиңүнең нинди бәягә яулануын аңлау мөмкинлеге...

Район башлыгы Марат Гафаров Горький тимер юлы җитәкчелегенә «Борындык» станциясен "Җиңү поезды«н маршрутка керткән өчен рәхмәт белдерде:

—Совет халкының батырлыгы турындагы хәтерне саклау—безнең изге бурычыбыз. Бу җирлектә 1942 елда 6 ай эчендә Идел рокадасы—Сталинградны тыл белән тоташтырган 978 километрлы линия төзелә. Биредә яшәүче тимер юлчыларның дәвамчылары әлеге вакыйгаларны ата-бабалаырннан ишетеп белә. Буыннар элемтәсе беркайчан да өзелмәсен!

«Җиңү поезды» мемориаль составы бер сәгать тукталыш ясады. Шушы вакыт эчендә халык игътибарына хәрби техника, вагоннарда әзерләнгән сугыш еллары экспозициясе белән танышу мөмкинлеге бар иде. Тамашачыларга, шулай ук, тынлы оркестр башкаруында җырлар тәкъдим ителде, теләүчеләр кыр кухнясы—солдат боткасыннан да авыз иттеләр. 

Белешмә

«Җиңү поезды» мемориаль составы 23 апрельдә Түбән Новгородтан старт алды. Барлыгы маршрутта 45 станция исәпләнә, шул исәптән алтысы Татарстанда. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев