Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә шикәр чөгендерен алу дәвам итә

Районда шикәр чөгендерен казытып алып, шикәр заводларына озату дәвам итә. “Цильна” хуҗалыгы бу эшне дә төгәлләп куйды. Аларда шикәр чөгендере уңышы гектарны тәшкил итте

 “Дементьев исемендәге агрофирма”да шикәр чөгендере культурасы 2500 гектар мәйданны били. Мунчәли, Матак, Зур Аксу, Чуваш Чүпрәлесе, Яңа Ишле филиалларында әлеге культураны җир өстенә казытып чыгару һәм шикәр заводларына озату эшләре төгәлләнгән дә инде. Шушы көннәрдә Каратуннан килгән Илһам Халиков, Алмаз Галиуллин һәм Айдар Абубакиров җитәкчелегендәге “РОПА” комбайннары агрофирманың Яңа Элмәле филиалында шикәр чөгендерен казытып алып, кагатларга сала башлаганнар. Без килгәндә дә 156 гектар мәйданны биләгән шикәр чөгендере басуында эш тулы куәтенә бара иде.

Агротехник чаралар үзвакытында, югары сыйфат белән үткәрелсә дә, җәй аендагы корылык уңышка да нык тәэсир иткән.

  • Һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш чыга,-ди агрофирманың әйдәп баручы агрономы Фәнил Хәйбуллов.

Бер минутны да бушка сарыф итәргә теләмичә эшлиләр механизаторлар. “РОПА” комбайны берничә техника эшен берьюлы башкара: чөгендерне яфракларыннан чистарта, аны бункерга тутырып бара, аннан соң татлы тамырларны кагатларга бушата. Бер филиалда чималны заводларга ташу буенча эшләр тәмамлану белән КамАЗ шоферлары икенче филиалга күчеп, кагатлардагы татлы тамырларны шикәр заводларына ташый башлыйлар.

- Тәүлегенә 2000-2500 тонна чәгендер шикәр заводларына озатыла. Әле машиналар башка филиалларда эшлиләр. Андагы чөгендерне ташып бетергәч Яңа Элмәле филиалына күчәчәкләр. Шуңа кадәр әлеге басудагы шикәр чөгендерен казытып чыгартып бетерергә кирәк һәм безнең алда шушы бурыч тора,-ди Фәнил Хәйбуллов.

Реклама

Рәсемдә: “Ропа” комбайны шоферлары Илһам Халиков, Алмаз Галиуллин, Айдар Абубакиров һәм агрофирманың әйдәп баручы агрономы Фәнил Хәйбуллов.

Белешмә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, район буенча ... гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган. Уртача уңыш ... центнерны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев