Чүпрәледә Ренат Салихов истәлегенә турнир узды
Ренат Салихов —кыю, үз Ватанын чын күңелдән яратучы райондашыбыз.
Ярышларны оештыру инициативасы белән аның хезмәттәшләре, шулай ук, махсус хәрби операция хәрбиләре Алексей Ягашкин һәм Сергей Макаров чыгалар, иганәчелек ярдәмен исә авылдашлары, эшмәкәрләр Айрат Усманов, Марс Фәхретдинов һәм Нәгыйм Фәхретдинов күрсәтте. Чараны оештыруда «Беренчеләр хәрәкәте» командасы (җитәкчеләре Ранилә Алиуллова) актив тырышлык куйды.
«Алтын» спорт комплексында узган турнир кул көрәштерү буенча спорт ярышларын үз иткән 10 белем бирү учреждениесеннән укучыларны, Әфганстан, Чечня хәрби хәрәкәтләр ветераннарын берләштерде. Ярышта катнашучыларны Марат Аббазов хөкем итте.
Сәламләү сүзе белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясады.
—Илебезнең якты киләчәге өчен үз гомерен кызганмаган райондашларыбызның хәтере мәңгелек. Әлеге спорт чарасын үткәрү дә шуның ачык мисалы булып тора,-диде ул.
Спорт чарасына Ренат Салиховның гаиләсе: тормыш иптәше, балалары, якыннары да килгән иде. Лилия ханым тормыш иптәшенең якты истәлеген барлап, әлеге чараны оештыруга өлеш керткән, Ренатны онытмаганнары өчен һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерде.
Бер төркем әфганчылар: Виктор Петухов, Владимир Солдатов, Владимир Шумилов, Ирек Яфизов, Олег Журавлев легендар 76 нчы гвардия десант-штурм дивизиясе командиры, Россия Герое генерал-майор Шишовтан «Фронт ярдәм өчен» медаль, шулай ук истәлекле бүләкләр алдылар.
Чараның мәртәбәле кунагы булып, физик мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында Татарстан һәм Россия күләмендә күп тапкырлар кул көрәштерү буенча Чемпион исемен яулаган Петр Мускатинов торды. Ул да үзенең теләк-фатихаларын ярышта катнашучыларга җиткерде. «Иң мөһиме—ихтыяр көче», дип билгеләде ул.
Турнир соңында җиңүчеләр ачыкланып, аларга бүләкләр тапшырылды. Көчле "куллы«лар үз категорияләрендә җиңүләр яулады.
Алексей Ягашкин, хәрби:
—Махсус хәрби операциядә Ренат абый белән бергә хезмәт итәргә туры килде. Ул чын дус, иптәш, остаз да, абый да булды безнең өчен. Һәрнәрсәгә өйрәтте, күрсәтте. Ренат абый хәрби задание вакытында яраланган солдатларның гомерен саклап калды, алгы сызыктан аларны алып чыкты. Аның якты истәлеге мәңге безнең күңелләрдә яшиячәк.
Белешмә
Ренат Салихов —кыю, үз Ватанын чын күңелдән яратучы райондашыбыз. Иске Кәкерле авылында туып-үсә. Хәрби хезмәтен Чечняда уза, махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып китә.
Батырлыклары өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүлкәләнгән, «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев