Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә «Мотоцикл» профилактик чарасы уза
Балигъ булмаган шоферга (16 яшькә җиткәч) транспортны идарә итүгә хокукы булмаган килеш мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән идарә иткән өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы да махсус тукталышка куелачак.
Агымдагы елның 7 августыннан13 августына кадәр республиканың бөтен территориясендә, шул исәптән безнең районда да, «Мотоцикл» дип исемләнгән оператив-профилактик чара үтә.
Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү, юл-транспорт һәлакәтләрен тупас бозуларны кисәтү максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк. «Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү, шулай ук саклагыч экипировка куллануны һәм әлеге категория транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвен пропагандалаячак.
Шулай ук, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш тә алып барачаклар, балаларның яше һәм транспорт белән идарә итүгә (права) таныклыгы булу кирәклеген, шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен исәпкә алу мөһим икәнен дә искәртәчәкләр.
— Автоинспекторлар өлкәннәрне балигъ булмаганнарның транспорт чарасын идарә итү таныклыгы булмаган килеш мопед, мотоцикл, скутер руле артына утырмауларын контрольга алырга чакыра. Җәйге каникул көннәрендә балаларны аеруча җентекләп күзәтергә, аларга автомобиль һәм мотоцикл ачкычларына бирмәскә, скутерларны тиешлетаныклыксыз һәм машина йөртү күнекмәләре булмаса, идарә итүне тыю кирәк.
Моннан тыш, балигъ булмаган шоферга (ул 16 яшькә җиткәч) карата транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш мопед, скутер мотоцикл, автомобиль белән идарә иткән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы махсуслаштырылган тукталышка урнаштырылачак. Әгәр балигъ булмаган 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин булган законлы вәкилләр (ата — аналар яки опекуннар) җаваплы, шул ук вакытта транспорт чарасы да тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаган балага профилактик исәпкә куюга кадәр йогынты чаралары күрелә, — ди Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Белешмә
2023 ел башыннан Татарстан территориясендә мотоциклчылар катнашында 103 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 110 кеше тән җәрәхәтләре алган. Кагыйдә буларак, әлеге транспорт чараларын йөртүчеләрнең һәм пассажирларның җәрәхәтләре бик авыр була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев