Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы чакырылыш комиссиясе эшләде

1 апрельдән илебездә язгы чакырылыш кампаниясе башланды

Апрель – июль айларында Татарстаннан 3,2 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла.

 

Татарстан Республикасы җыю пункты 2026 елның 10 апреленнән эшли башлаячак. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә 12 ай тәшкил итә.

 

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елдан  хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре ел әйләнәсе эшли. Шул рәвешле, хәрби хезмәткә чакырылучыларны медицина тикшерүе ел дәвамында үткәрелә. Әмма Кораллы Көчләргә җибәрү элеккегечә кала: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр. Хезмәт срогы элеккечә 12 ай тәшкил итә.

Чүпрәле районыннан язгы кампания чорында 40ка якын егетне хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла. Беренче төркем  апрельнең урталарында китәр дип планлаштырыла.

Радик Төхфәтуллин ассызыклаганча, алдагы еллардагы кебек үк,  хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Егетләр Кораллы Көчләрнең төрле төрләрендә хезмәт итәчәк.

–Хәрби-учет белгечлекләре булган гражданнарга аерым игътибар бирелә. Быелдан ДОСААФ системасында яңа юнәлешләр буенча түләүсез укыту оештырылды. Болар: пилотсыз очкыч операторлары, кече медицина белгечләре, шулай ук–парашютчылар,-дип белдерде хәрби комиссар.  –Моннан тыш, «С» категорияле машина йөртүчеләрне дә укыту дәвам итә. Алар хәрби гаскәрләрдә бары тик машина йөртүчеләр вазыйфасын гына башкара.

Дәвам итеп

Ике көн дәвамында эшләгән чакырылыш комиссиясе эшеннән соң, гадәт буенча район мәдәният йортында “Призывниклар көне” чарасы узды. Анда булачак солдатлар өчен хәер-фатихалар яңгырады,  концерт програмасы тәкъдим иелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев