Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә Яңа Чәке авылы халкы мәчетле булачак
Яңа Чәке авылында мәчет булдыру турында берничә елдан бирле сүз алып барыла. Ниһаять, быел әлеге эшкә нигез салынды.
Булачак мәчет өчен бина шушы авылда туып, үскән, бүгенге көндә Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Илдар Шәрәфетдиновлар йорты сайлап алынган. Ник дигәндә, биредә элек елларда ук, шушы йортта, авыл картлары җыелышып, намазлар укыганнар, дога кылганнар. Бүгенге көндә Илдарның әти-әнисе инде мәрхүмнәр, йорт буш тора. Авыл картлары җыелышып, аны мәчет итеп үзгәртергә ният кылганнар.
Халык, иганәчеләр ярдәме белән биредә төзекләндерү эшләре алып барылды. Әйтергә кирәк, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинга да шушы көннәрдә бертөркем актив авыл халкы кабул итүгә килеп киңәшләште, хуплау алды. Ринат Гайзатуллин үзе дә шәхсән әлеге изге эшкә матди ярдәм тапшырды.
Бинаның бүгенге көндә манарасы да урнаштырылган. Ә инде иртәгә, 28 июньдә—Корбан Гаете көнне манарага ай кую тантанасы узачак.
Шушы көннәрдә биредә район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов катнашында киңәшмә узды. Очрашу барышында бинаны төзекләндереп бетерү һәм мәчет итеп теркәү эшләрен төгәлләү мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев