Чүпрәледә балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча чаралар уза
Чаралар нәниләрнең юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту максатында оештырыла.
Мондый төрдәге профилактик чаралар нәниләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру, урамнарда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру һәм юл билгеләрен күзаллауны аңда ныгыту максатларында оештырыла. Анда тәрбиячеләр һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова да катнаша.
Балалар әкият геройлары белән бергә табышмаклар чишәләр, җырлыйлар, юл билгеләре турында шигырьләр сөйлиләр һәм төрле конкурсларга җәлеп ителәләр.
Шул рәвешле алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тизрәк аңлыйлар һәм үзләштерәләр. Нәниләр уеннарның хәрәкәтчән формалары, эстафеталар бик ошый, алар анда бик теләп катнашалар.
Һәр үткәрелгән чара ахырында исә Лилия Вахитова балаларга яктылык кайтаручы элементлар кергән бүләкләр, балалар өчен махсус әзерләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы китаплар бүләк итә, юлда һәрвакыт игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев