Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 6738 кеше пенсия ала

Эшләгән кешене дәүләт кайгырта

Райондагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) еллык эшенә йомгак ясалды.

Клиент хезмәтенең эшчәнлеге пенсия белән тәэмин итү һәм социаль иминиятләштерү буенча хезмәтләр күрсәтүне үз эченә ала.

Еллык хисапка багышланган киңәшмә эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина, Россия социаль фондының ТР буенча бүлекчәсенең Чүпрәле районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Роза Гафарова, клиент хезмәтенең хезмәт коллективы, клиент хезмәте эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә эшчәнлек алып барган оешма вәкилләре катнашты.

Доклад белән Роза Гафарова чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, 2024 елның 31 декабренә Чүпрәле районында 6738 кеше пенсия ала: шуларның 5457се — картлык буенча; 645е — социаль пенсия; 169ы — туендыручысын югалту сәбәпле. Пенсиянең уртача күләме 19524,18 сум тәшкил итә. 

Киңәшмәдә, шулай ук, "Россия Пенсионерлар берлеге"нең Чүпрәле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизованың чыгышы да тыңланды.

Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина үзенең чыгышында республика буенча эшчәнлек турында сөйләде, 2025 елга бурычлар билгеләде һәм нәтиҗәле эшләре өчен райондагы клиентлар хезмәте коллективына һәм җитәкчесенә рәхмәт белдерде. 
Киңәшмәгә йомгакны Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев