Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле ЗАГС бүлегендә хәрби райондашыбызның никахы теркәлде

Мәхәббәткә киртәләр юк!

Матак авылында туып-үскән Дмитрий Шингарев һәм Чуваш Ишлесе авылыннан Злата Барышова мәктәптә укыган елларында ук бер-берсенә гашыйк булалар.

—Мин 7 сыйныфта идем, Дмитрий — унынчыда. Сөйләшеп, дуслашып киттек. Беренче карауга ук мәхәббәт туды, диләр бит, безнең белән дә шулай булды,-дип сөйли Злата.

Дмитрий урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казандагы югары хәрби танк училищесына юл тота. 2022 елда уку йортын тәмамлап, махсус хәрби операциядә катнаша башлый. Злата исә урта мәктәпне тәмамлагач, Ульяновск шәһәрендә медицина колледжында белем ала.

Араларның ераклыгы яшьләрнең мәхәббәтенә киртә була алмый, киресенчә аларның бер-берсенә булган хисләрен ныгыта гына. Злата акушер белгечлеге алганнан соң, сөйгәне янына якынрак булыр өчен, Волгоград шәһәренә эшкә урнаша һәм бүгенге көндә дә шундагы хастаханәләрнең берсендә хезмәт куя.

Яшьләр чираттагы ялларын планлаштырып, мөнәсәбәтләрен законлы нигездә туган якларында, якыннары янәшәсендә, рәсмиләштерергә булалар. Кызганыч, яллары вакытында Дмитрийның гаиләсенә олы кайгы килә — әтиләре вафат була. Яшь пар бу хәлдән соң әллә никахлашу датасын күчерергәме икән дип тә уйлана. Шау-гөр килеп туй итүләр турында сүз дә юк, билгеле. Бу көн дә күптәннән хыялланылган, көтелгән... Яшьләр ЗАГС бүлегенә килергә булалар.

Яшь офицер гаиләсен район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов тәбрикләде.

—Илебез сагында тору, шул вакытта гаилә дә төзү—зур батырлык. Бәхетегез нык булсын, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез,-диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Шингаревлар гаиләсенә мөһим документ—таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

—Офицер хатыны булу җиңел түгеллеген аңлыйм. Әмма мәхәббәтебез барлык киртәләрне дә җиңәргә ярдәм итәр, -дип белдерде Злата.

Исегезгә төшерәбез, бу районда махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз катнашында теркәлгән 22нче гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев