Чүпрәле-спорт: бәйрәмнәрдә ярышлар узды
Бәйрәм көннәрендә районда күп төрле спорт чаралары узды
Хоккейда яшүсмерләр уйнады
«Алтын Барс» боз аренасында узган әлеге турнирда бу юлысы яшүсмерләр командалары көч сынашты. Бозга Кайбыч, Чувашиядән Яманчурино һәм Чүпрәле командасы чыкты.
Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Чувашиядән Яманчурино командасы алды, 2нче урын —Кайбыч, 3нче урында —Чүпрәле районы командасы булды.
Бадминтонда көч сынаштылар
«Чемпион» спорт комплексында бадминтон уенын үз итүчеләр җыелды. Анда яшьләр, ир-атлар, хатын-кызлар да бар иде.
Җиңү яулаган уенчыларга бүләкләр, Грамоталар тапшырылды. КФХ җитәкчесе Владимир Лысов һәм бадминтон буенча федерация җитәкчесе, тармак технологияләр директоры Фәнил Яфизов уенның иганәчеләре булдылар.
«Чәке чаңгы ярышлары» узды.
Ел саен шушы исем астында Иске Чокалы авылы янындагы чаңгы базасында ярышлар узуы күркәм гадәткә әверелде. Быел да әлеге ярышларда катнашучылар саны күп булды.
Чаңгыга студентлар, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлегендә яшәүчеләр, пенсионерлар һәм теләге булган һәркем басты. Барлык призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әйтергә кирәк, ярышларда катнашучылар күрсәткән нәтиҗәләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүгә исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев