Чүпрәле районының «Цильна» җәмгыяте авылның өлкән буыны турында кайгырта
Ел саен үткәрелә торган шәфкатьлелек акциясе хуҗалыкның күркәм традициясенә әверелгән
Ел саен өлкәннәр азык-төлек җыелмалары ала. Быел да аларга он, шикәр, карабодай, үсемлек мае, шулай ук чәй эчү өчен кирәкле барлык әйберләр кергән.
"Безнең өчен гомере буе кече Ватаныбыз хакына хезмәт куйганнарга ярдәм итү мөһим. Бу традиция-өлкән буынга зур игътибар һәм ихтирам билгесе", - ди җитәкче Барис Аппау улы Гафуров.
«Цильна» җәмгыяте уңышлы икътисадый эшчәнлек алып барып кына калмый, ә туган авылы һәм аның халкы үсешенә һәм иминлегенә даими рәвештә зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев