Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген, 2023 елның 22 маенда, Чүпрәле чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Иске Чүпрәле күппрофильле лицеен тәмамлаучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов зур вакыйга белән котлады.

 

-Мәктәпне тәмамлагач, дәфтәргә: «Дүрт якка да иреклемен» дип язганым истә. Һәм менә бүгеннән сезнең өчен дә шундый мизгел килеп җитте, сез мәктәп дәресләреннән, укытучылардан азат, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары. Әмма алда сезне тагын да кызыклы тормыш көтә. Сезнең һәркайсыга үз юлын табарга, хыялларыгызны тормышка ашырырга, уңышларга ирешүегезне телим. Уңышлар Сезгә!, дип билгеләп үтте ул.

Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда быелгы уку елын  19 укучы тәмамлый. Кайбер тугызынчы сыйныф укучылары өчен бу ел да чыгарылыш елы булачак, быел лицейны  17 укучы тәмамлый.
Соңгы кыңгырау 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә дә чыңлады. Биредшә 9 сыйныфны -43, унберенче сыйныфны 13 укучы тәмамлый.
Чыгарылыш укучыларын Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов котлады. 

- Соңгы кыңгырау-бик дулкынландыргыч бәйрәм. Сезнең алда бик җаваплы чор башлана.. Имтиханнар, югары уку йортларына керүләр.  Остазларыгызны, еллар буе янәшәдә булган, авыр минутларда ярдәм иткән укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне онытмагыз. Сезнең әле яшь, энергия белән тулы вакытыгыз. Хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен барлык мөмккинлекләр дә бар, һөнәрле булыгыз, яраткан эшегез  белән шөгыльләнүегезне телим.. Хәерле юллар, Сезгә!

Тантаналарда чыгарылыш сыйныф укучылары адресына үгет-нәсыйхәт сүзләре директорлар, әти-әниләр, укытучылар тарафыннан да яңгырады.  Тантаналы линейкада чыгарылыш укучылары шигырьләр укыдылар, җырладылар һәм соңгы мәктәп вальсын башкардылар.  Беренче сыйныф укучылары да чыгарылыш сыйныфларга үзләренең үгет-нәсыйхәт сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр.
Мәктәп линейкалары традицион соңгы кыңгырау  чыңы белән тәмамланды.  Алда чыгарылышлыларның сынаулары, имтихан тапшырасылары бар. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев