Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Яңа Уби мәктәбендә музей яңартылды

Музей «Горурланабыз, хәтерлибез!» гранты ярдәмендә яңартылган.

Үткән атнада Яңа Уби төп мәктәбендә истәлекле вакыйга — мәктәпнең яңартылган музей почмагын ачу тантанасы булды. Аңа 1967 елда тарих укытучысы Михаил Ильин нигез салган.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район мәгариф бүлеге методисты Сирен Әхмәтов, хәрби хәрәкәтләр ветераны Владимир Ярухин, район хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Виктор Петухов, мәктәп ветераннары, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты.

Укучылар кунакларны мәктәп фойесында ук каршы алдылар. Монда «Хәтерлим. «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе стендлары урнаштырылган. Мәктәп укучылары «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе уңаеннан кунакларга кызыл канәфер значоклары бүләк иттеләр.

Аннан чара яңартылган музей почмагында дәвам итте. Яңа Уби мәктәбе быел «Горурланабыз, хәтерлибез!» ата-аналар комитеты проекты белән катнашып, грант отты. Әлеге проект яшь буынның патриотик рухын һәм гражданлык җаваплылыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Ә грант проектын гамәлгә ашыру барышында мәктәпкә интерактив панель алганнар һәм музей почмагын да яңарттылар.

Музей ачылуның кульминациясе булып кызыл тасманы кисү тантанасы булды. Кызыл тасманы кисү һәм яңартылган музейны ачу хокукы район башлыгы урынбасары Алексей Ярухинга, мәктәп директоры Диана Горбуновага һәм уку отличнигы, «Ел укучысы — 2025» конкурсында җиңүче Эвелина Ятмановага бирелде. 
Тантаналы чара вакытында кунаклар да чыгыш ясадылар. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин барлык педагогик коллективка зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Владимир Ярухин исә мәктәпкә махсус хәрби операциядә катнашучыларга беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм күрсәтә башлаганнары өчен Регионара иҗтимагый оешманың Ульяновск өлкә төбәк бүлекчәсеннән «МХОга ярдәм иткән өчен» медален тапшырды һәм аны үзе үк мәктәп аләменә беркетеп куйды, шулай ук, музейга солдат кирәк-яракларын бүләк итте.

Виктор Петухов исә музейга геройлар турындагы истәлек китаплары, узган еллардагы Совет Армиясе солдатының әйберләрен тапшырды.

Тантаналы чарада мәктәп укучыларының чыгышлары да урын алды.

Музейны ачу тантанасыннан соң мәктәп кунаклары өчен беренче кыска экскурсия үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев