Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның 8 март бәйрәме белән котлавы!

Хөрмәтле ханымнар һәм туташлар — районыбызның уңган, тырыш, акыллы, ягымлы хатын-кызлары!

Сезне язның сөекле һәм сөйкемле тәүге бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Хатын-кыз — ул үзе тулы бер дөнья, сөю-наз да, гүзәллек һәм нечкә хисләр дә, иң кадерле, иң якын кешеләрен туктаусыз кайгырту да, ананың йөрәк парәсенә булган чиксез мәхәббәте дә — барысына да урын җитә аңарда. 

Хатын-кызга ана булу бәхете бирелгән. Балаларыбыз, ә аннары оныкларыбыз аша безнең, тулаем бөтен кешелекнең, нәсел тамырлары мәңгелеккә барып тоташа. Туган телгә, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт ана сөте белән сеңә. Йомшак күңелегез, безне даими кайгыртуыгыз, йөрәк җылыгызны бирүегез өчен без сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлебез, әниләр, апалар, ханымнар!

Сугыш чорын кичкән батыр йөрәкле хатын-кызларыбыз тирән хөрмәткә, чиксез олылауга лаек. Ирләр белән иңгә-иң торып, алар Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарманнарча көрәштеләр, үзләрен аямыйча тылда — заводларда, колхоз кырларында эшләделәр, дошман хәрабә хәленә китергән илебезне торгыздылар.

Вакыт уза, буыннар да алмашына. Ә хатын-кызларыбыз бүген дә төрле өлкәләрдә хезмәт куя, җәмәгать тормышында актив катнаша. Кайда гына булмасын, алар һәрчак эшкә җаваплы карау, инициатива һәм һөнәри осталык үрнәге булып торалар.
Бәйрәм белән, сөйкемле, мөлаем ханымнар! Яз бәйрәме күңелләрегездә якты кояш булып кабынсын һәм күңел күтәренкелеге бүләк итсен. Якыннарыгыздан бары хөрмәт һәм ярату тоеп, бәхетле озын гомер кичерегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев