Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сайлауларда катнашты

Чүпрәле районы территориясендә тавыш бирүне уздыру өчен 36 сайлау участогы ачылган. Алар 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүген, 14 нче сентябрьдә, 1338 нче сайлау участогында тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатларның берсе һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен тавыш бирде.

Тавыш бирүдән соң Марат Гафаров үз позициясе белән уртаклашты:

«Сайлауларда катнашу мөһим. Бу гражданлык җаваплылыгы гына түгел, республикабыз язмышына, аның киләчәгенә һәм халыкның иминлегенә битараф булмаганлыгыбызны да күрсәтә»

Район башлыгы шулай ук Чүпрәле районында яшәүчеләрне үзләренең гражданлык позицияләрен актив күрсәтергә һәм сайлауларда катнашырга өндәде.

Белешмә:

Чүпрәле районы территориясендә тавыш бирүне уздыру өчен 36 сайлау участогы ачылган. Алар 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев