Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы авылларында халык җыеннары уза: кемне нәрсә борчый?

Нәтиҗәләр ясар, яңа максатлар билгеләр чак

Район авылларында чираттагы халык җыеннары башланды. Анда авыл җирлекләре агымдагы елның яртыеелыгы өчен исәп-хисап тотса, халык борчыган мәсьәләләрен әйтеп калырга тырыша.

Беренче җыен, гадәт буенча Яңа Элмәле авыл җирлегеннән башланды. Яңа Чокалыда узган җыенда район җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты.

Һәр авыл халкын борчыган мәсьәләләр һичшиксез күп. Яңачокалылар да күптәннән бирле юлсызлыктан интегә. Агымдагы елда “боз” урыныннан кузгалгән булса кирәк. Ринат Гайзатуллин бу хакта проектның әзер булуын белдерде һәм якын арада юл мәсьәләсе хәл ителәчәгенә ышандырды. Әйтергә кирәк, җирлектә быел күп эшләрнең башкарылуы каралган. Яңа Чокалыда күпер яңартылса, Яңа Элмәледә асфальт юл салына. Бу юнәлештә эшләр башланган инде. Моннан тыш, җирле халык белән авыл эчендәге проблемалар да хәл ителеп тора. Болар билгеле үзарасалым акчасына, иганәчеләр ярдәме белән башкарыла.

Яңачокалылар, шулай ук, яңа клуб булдыруны да күптәннән сорап киләләр. Бу уңайдан да эшләр планга куелуы хәбәр ителде җыенда.

–Эшләр җитәрлек. Районда 52 торак пункт исәпләнә. Һәркайсында һәр елны ниндидер эшләр каралган. Билгеле барлык мәсьәләне бөтен җирдә бер елны башкарып булмый. Әйтик, Яңа Элмәле авыл җирлегендә халык сыйфатлы судан күптәннән файдаланса, Уби авыл җирлегендә бу проект агымдагы елда гына тормышка ашырыла башлады,-дип белдерде үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин.

Очрашу кысаларында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин республиканың яңалыклары һәм уңышлары турында таныштырды. Социаль-мөһим өлкәләрдә нинди эшләр башкарылганы, киләчәккә булган планнар турында сөйләде.

–Илдә нинди вәзгыять булуына карамастан, республикада бер генә программаның да эшләвеннән туктап торганы юк. Киләчәктә дә халыкның яшәү шартлары өчен күп проектлар булдырылган,-дип белдерде. Аерым алганда мәгариф, сәламәтлек, авыл хуҗалыгы өлкәсенә тукталды ул.

–Авыл хуҗалыгы юнәлешендә мини-фермалар төзү, үз эшеңне ачу буенча күп мөмкинлекләр бар. Бары тик теләк һәм тырышлык кирәк,-диде депутат.

Район оешма, предприятие вәкилләре тарафыннан да чыгышлар яңгырый очрашуларда. Ветеринария оешмасы халыкны бруцеллез, котыру кебек авыруларга сакчыллык күрергә чакырса, хокук саклау органы вәкилләре мошенникларның активлашуын кисәтә, район үзәк хастаханәсеннән халыкка сәламәтлеген кайгыртырга, каралган тикшерүләрне узарга чакыра.

Халык җыеннары бу атнада, шулай ук, Иске Чокалы, Чуваш Чүпрәлесе, Зур Аксу, Городище, Түбән Чәке, Марс авыл җирлекләрендә узды. Очрашулар киләсе атнада да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев