Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында «Батырлыкка гасырларда яшәргә» музее ачылды

Музейның ачылу датасы да очраклы сайланмаган: ул Бөек Җиңү көне алдыннан узды. Биредә буыннардан-буыннарга тапшырырга тиешле Ватаныбызның бай тарихы туплаган.

Алешкин-Саплык авылында «Батырлыкка гасырларда яшәргә» («Подвигу жить в веках») дип исемләнгән хәрби һәм хезмәт даны музее ачылды.

Музейның ачылу датасы да очраклы сайланмаган: ул Бөек Җиңү көне алдыннан узды. Биредә буыннардан-буыннарга тапшырырга тиешле Ватаныбызның бай тарихы туплаган.  

Музейны булдыру эше күптән башланган. Аның инициаторлары булып Алешкин-Саплык урта мәктәбенең этнография музеена нигез салучылар булып, Петр Максимов һәм Чуваш этномәдәниятенең атказанган эшлеклесе, крайны өйрәнүче, күп кенә китаплар авторы Валентин Макаров тора. Шулай ук, музейны булдыруда шушы авылда туып-үскән, якташыбыз, Татарстан Экология министры Александр Шадриков та зур тырышлык куйган.

Музей яңа төзекләндерелгән авыл мәдәният йортында урын алган. Аны ачу тантанасында Александр Шадриков шәхсән үзе, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габрахманова, якташыбыз, «Тус» ширкәте генераль директоры Николай Угаслов, районр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашты. Шулай ук, Алешкин-Саплык урта мәктәбе коллективы, авыл халкы да килде.

Чараны ачып, Александр Шадриков, без үз тарихыбызны онытырга тиеш түгеллеген ассызыклады.

–Бу музейда без халкыбызның, аерым алганда шушы Алешкин-Саплык җирлегендә яшәүчеләрнең көнкүрешен, яшәешен, сугыш елларында кылган батырлыгын күрәбез. Бүгенге тормышны булдыруда алар күп көч куйганнар, Бөек Ватан сугышында Җиңүне булдырганнар, тылда эшләгәннәр. "Кече Ватаныбызны тергезгәндә, без Бөек Россияне тергезәбез” дигән әйтем бар. Без һәрвакыт Ватаныбызның безгә нинди рухи кыйммәтләр бүләк итүен истә тотарга һәм моңа каршы үзебез дә Ватаныбызны игелекле эшләр белән данларга тиешбез. Музей–ул тәрбия, белем бирү урыны, ә иң мөһиме–ул хәтер-хатирә урыны, - диде ул.

Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, музейны төзүгә бик күп хезмәт куелган.

–Илебездә быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү алдыннан авыл халкына шундый бәһасез мирас бүләк итү олы хөрмәткә лаек. Әлеге музейны булдыручыларга, тарихи ядкарьләрне берәмтекләп җыючыларга зур рәхмәт. Халкыбызның тарихы бай. Аны югалтмау һәм менә шушындый бай эчтәлекле композиция булдыру – үсеп килүче буынга аеруча кадерле булачак. Киләчәктә дә сугышчан хәтерләр белән түгел, ә халыкның фидакарь экспозицияләре белән тулылануын телим,-диде ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Якташыбыз Николай Угаслов та катнашучыларны сәламләде. “Безнең башка юлыбыз юк–үткәнен белмәгәннең киләчәге юк", - диде ул.

Чара кысаларында дәүләт бүләкләре: В.С. Дементьев исемендәге Алешкин-Саплык урта мәктәбе коллективына Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының Рәхмәте, шулай ук Ирина Антонова, Надежда Журавлева, Аминат Степановага, Кристина Максимовага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Кызыл тасмалар кисеп, музейны ачу тантанасыннан соң чарада катнашучылар экскурссиягә уздылар. Бу көнне һәркем үзләренең ата-бабаларының янә бер кат кагыла алды, уникаль экспонатларны: халкыбызның көнкүреш әйберләрен, төрле еллардагы инвентарьларны, Бөек Ватан сугышы экспозицияләрен, бизәлгән стендларны, бүләкләрне һәм башкаларны күрә алды.

Музей ике катта урнашкан. Беренче катта әлеге җирлектә яшәүче татар һәм чуваш халкының көнкүреш әйберләре тупланса, икенче катта сугыш еллары тарихына, Әфганстанда, Чечняда һәм махсус-хәрби операциядә булган  вакыйгаларга урын бирелгән.

Аерым урын биредә Совет дәүләт эшлеклесе, СССР Авиация сәнәгате министры, генерал-полковник-инженер, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, тугыз тапкыр Ленин ордены кавалеры, Сталин премиясе лауреаты Петр Васильевич Дементьевка бирелгән. Ул Татарстан Республикасының авиация сәнәгатен үстерү өчен дә бик күп эшләр башкарган.

Петр Васильевич Дементьев Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге вакытта-Татарстан Республикасының Чүпрәле районы) Уби волосте Алешкин – Саплык  авылында туган. Петр Дементьевның бабасы Степан Игнатьевич Дементьев чыгышы белән Сембер өязенең Петровка (хәзер юк) авылыннан була, крепостнойлык хокукы бетерелгәннән соң, үзенең зур гаиләсе белән Уби авылына килеп урнаша.

Хезмәт эшчәнлеген Петр Дементьев 1922 елда гади эшче буларак башлый. 1934-1941 елларда Мәскәүнең 81 нче авиация заводының цех начальнигы булып эшли, 1 нче дәүләт авиация заводының (Мәскәү самолетлар төзү заводының) баш инженеры һәм директоры булып билгеләнүгә кадәр хезмәт юлы үтә.

1941 елда ул СССР Авиация сәнәгате халык комиссары (1946 елдан -министрының) беренче урынбасары итеп билгеләнә, бу вазифада ул 1953 елга кадәр эшли. 1953 елның августында СССР Авиация сәнәгате министры итеп билгеләнә, совет авиапромы башында чирек гасырга диярлек, 1977 елда үзенең вафатына кадәр тора.  

Петр Дементьев сугыш елларында самолетларны серияле чыгару өчен җавап бирә. 1941 елда аңа авиация сәнәгатенең беренче җитәкчеләре арасында яңа авиация һәм махсус техника булдыру һәм чыгару буенча хөкүмәт йөкләмәләрен үтәгәне өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Петр Васильевич Казан авиация заводына зур игътибар бирә. С.П.Горбунов Казан авиация-технология институты (хәзерге А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ).

Җитмешенче еллар уртасында, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты Беренче секретаре белән очрашканда, Петр Дементьев Чүпрәле районында Казан моторлар төзү берләшмәсе филиалын төзү мәсьәләсе турында да сөйләшә. Әмма предприятие эшчәнлеге өчен шартлар булмау сәбәпле, ул Буада ачыла.

Музейда Петр Дементьевның бик күп архив документлары, шулай ук, орденнары белән кителе урнаштырылган. Киләчәктә аның җитәкчелегендә төзелгән самолетларның барлык модельләрен җыю планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев