Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район суды исерек хәлдә булган мотоблок йөртүчесенә карата хөкем карары чыгарды

Прицеплы мотоблок дәүләт малы ителгән

Суд алдына басучы РФ җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (исерек хәлдә булган башка механик транспорт чарасы белән идарә итү, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган кеше).

2022 елның 3 июнендә 23.00 сәгатьтә районның Иске Чүпрәле авылы, Техник урамындагы 25нче йорт янында кешеләрне йөртү һәм йөк ташу өчен җиһазландырылган прицеплы мотоблок туктатылган, аның йөртүчесе исә алкогольле эчемлекләр кулланган булган.

Элегрәк бу шофер исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм 1 ел 6 айга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була.

Реклама

Суд тикшерүе барышында үткәрелгән автотехник экспертиза Lifan маркалы мотоблокның прицеп белән тоташтырылган транспорт чарасы булуы һәм бер күчәрле тракторлар категориясенә каравы ачыкланган.

Суд район прокуроры позициясе белән килешә һәм Р. ны 1 ел һәм 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү буенча эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзага хөкем итә.

Прицеплы мотоблок дәүләт кеременә әйләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев