Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлый

Нык булыйк без, ир-егетләр!

–Бу бәйрәм Россия халкының данын, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаучы сугышчыларыбызның батырлыгын һәм намусын гәүдәләндерә.

Илебезнең сугышчан тарихында, аның даны һәм җиңүләре нигезендә һәрвакыт халыкның ватанпәрвәрлеге һәм бердәмлеге, Ватанга тугры булган уллары һәм кызлары  торган. Без  Ватаныбызны саклаучылар белән горурланабыз!

Батырлык, ныклык, Ватанга бирелгәнлекне символлаштыра торган бәйрәм һәр гаиләдә бәйрәм ителә.  Әлеге тантаналы көндә без данлы Кораллы Көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Нәкъ менә алар Россия дәүләтенең тотрыклылыгы һәм тынычлыгының терәге булдылар һәм шулай булып калалар да.

Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтле. Әфганчыларның чыдамлылыгы, киеренкелек учакларында Россия Федерациясенең бөтенлеген саклаган солдат һәм офицерларның ныклыгы барыбызга да үрнәк.

Бүген Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, илебезне  төрле афәтләрдән саклаучыларның оныклары һәм оныкчыклары алар эшен дәвам иттерәләр. Хәзерге вакытта якташларыбыз махсус хәрби операция барышында Ватанны фидакарьлек белән яклыйлар. Илебез тынычлыгы өчен неонацизм белән көрәшкән асыл егетләребезгә иң җылы теләкләрне юллап, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

 Ватаныбызны саклаучыларның барысына да эшләрендә һәм Ватан файдасына хезмәттә уңышлар, бәхет, иминлек һәм күңел көрлеге телим! Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев