Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровның Корбан гаете белән котлавы
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!
Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Корбан гаете — җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтә торган бөек мөселман бәйрәме. Ул — Аллаһның хисапсыз нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә, буйсынуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирүче зур гыйбадәт.
Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Без, корбан чалып, Хак Тәгаләгә тугрылыкны күрсәтәбез, милкебезне Аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер икәнне дәлиллибез. Шул ук вакытта, мохтаҗларга ярдәм итү кешеләр арасындагы аермалыкларны киметә,
кардәшлек, дуслык җепләрен ныгыта.
Бүгенге көндә районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дустанә, аңлашып яши. Авылларда мәчетләр, чиркәүләр төзелә, төзекләндерелә. Бу изге эштә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.
Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. Әлбәттә, аның эшчәнлеге җәмгыятьтә гражданлык татулыгын булдыруда зур әһәмияткә ия.
Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрдә татулык, йортларда бәрәкәт, илебездә иминлек хөкем сөрсен!
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев