Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә рейд барышында 90 машина тикшерелде

Шушы көннәрдә район автоинспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" дип аталган чираттагы рейдка чыктылар.

Монысы "Цивильск - Ульяновск" федераль әһәмияттәге автотрассаның 131 нче километрында, ягъни "Чүпрәле - Казан" олы юлы белән кисешкән урында, көннең икенче яртысында булды.
"Безнең автоинспекторлар кагыйдә бозучылар белән тәүлек буе көрәшәләр. Монда алар документ тикшерү белән генә чикләнмиләр, шоферлар арасында аңлату эшләре дә алып баралар. Юлларда иминлек булдыру өчен тырышуыбызны машина йөртүчеләрнең күпчелеге аңлый, шулай да кагыйдә бозучылар очраштыргалап тора,- дип сөйли инспекциянең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Айрат Хуҗиев. Ул көнне һава торышы да кинәт кенә үзгәреп куйды, ябалак - ябалак яуган җепшек кар күз күремен генә түгел, юлларда машина хәрәкәте өчен дә кыенлыклар тудырды. Димәк, руль артындагылардан да, җәяүлеләрдән дә бу вакытта бик сак булу таләп ителә. Мондый чакта автоинспекторлар да таләпчәнлекне икеләтә арттыра. Шуңа күрә рейд вакытында пассажирлар йөртүче автобусларны да игътибардан читләштермәделәр. Ни кызганыч, шәһәрара маршрутында йөрүче дүрт автобуста берничә пассажирның иминлек каешларын файдаланмаулары ачыкланды. Әлбәттә инде, автобус йөртүче белән бергә әлеге пассажирларга да штраф түләтү турында бөркетмә төзелде. Шәхси сигез автомобильнең дә йөртүчеләре иминлек каешларыннан файдаланмаулары ачыкланды. Профилактик чараның төп максаты нәкъ шушы иминлек каешларын тикшерүгә юнәлдерелсә дә, автоинспекторлар юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга теләмәүчеләрне шунда фаш иттеләр. Автоинспекция бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов әйтүенчә, рейд барышында 90 - га якын автотранспорт тикшерүгә җәлеп ителгән һәм 16 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Закон кырыс, шуңа да карамастан, кагыйдә бозучыларны "аулап" торабыз,- диләр инспекция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев