Чүпрәледә көзге эшләр
Басулардагы эшләр акрынлап ахырына якынлаша. Хәзер авыл эшчәннәренең бөтен тырышлыгы шикәр чөгендерен җыеп алуга юнәлтелгән. Быел аны район буенча 3383 гектарда казытып аласы бар. 235 гектарны биләгән плантациянең татлы тамырлары җыеп та алынды, уртача уңыш 340 центнерны тәшкил итә. 8000 тоннадан артык чөгендер кабул итү пунктларына озатылды.
Көннәрнең явым- төшемле торуына да карамастан җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте эшчәннәре тынгысыз фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, эшне нәтиҗәле оештыралар. Быел биредә уңыш та ярыйсы чыга, механизаторлар чөгендернең һәр гектарыннан уртача 400 центнер уңыш алалар. Әлеге хуҗалыктан Буа шикәр заводына 5200 тоннадан артык чимал озатылган. "Авыл хуҗалыгында кичектергесез эшләр чиратлашып кына тора. Аларның һәркайсын үзвакытында иң кыска агротехник срокларда үтәргә кирәк. Бүгенге көндә алдагы ел уңышы өчен басу туфракларын эшкәртеп калдыру да төп бурычларның берсе. 26 мең гектарга якын мәйданнар сукаланды һәм аларның өске катламы эшкәртелде. Бу күрсәткеч планга карата 60 процент чамасы. Бу эшне ашыктырырга кирәк. Көзге чәчү планын үтәдек. 13 мең гектарга якын мәйданда орлыклар җир куенына салынды. Шуның 12394 гектарын кышкы бодай тәшкил итсә, 755 гектары арыш. Эшнең сыйфаты начар түгел. Һава шартлары гына уңай килсен иде",- ди агро идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Фәнил Хәлимов. Быел чүпрәлеләр көнбагыш культурасын беренче мәртәбә зур мәйданнарда үстерделәр. 600 һәм аннан да артыграк гектарлар "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасына, "ТрансПорт" җәмгыятенә һәм "Р. Бикчуров" крестьян- фермер хуҗалыгына туры килә. Дөрес, "ТрансПорт" җәмгыяте әлеге культураны игеп шактый тәҗрибә тупларга да өлгерде һәм аның отышлы булуына да инанды. Район буенча көнбагыш 2500 гектарны били. Моннан берничә көн элек әлеге мәйданнарны гербицид белән эшкәрттеләр. Технология буенча ун тәүлектән соң аны җыеп алу эшенә керешергә мөмкин. Агро идарә белгечләре әйтүенә караганда, уңыш ярыйсы күренә, гектардан кимендә 20 центнер чамасы чимал көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев