Чүпрәледә "Экстремизмга – Юк!" айлыгы старт ала
1- 30 сентябрьгә кадәр районда "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителә.
Аның максаты җәмгыятьтә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Айлык барышында белем бирү учреждениеләрендә очрашулар, түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк, чаралар, 3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан "Экстремизмга - юк!" темасына бердәм республика узачак. Райондашларга шуны искәртәсе килә: экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык күргән, сизгән очракта ваемсыз булмагыз, алар турында полиция бүлегенә: 2-20-45, 2-24-44 телефон номрлары белән хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев