Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне  “Үлемсез полк” акциясенә кушылырга чакырабыз

Хөрмәтле райондашлар! “Туган як”, “Таван ен” газеталары “Үлемсез полк” акциясе игълан итә.

Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиегез, бабагыз, туганыгызның фотосурәтен һәм кыскача биографиясен язып безгә редакциягә: tuganyak@bk.ru электрон почта аша  җибәрсәгез, интернет-сайтыбызда, социаль челтәрләрдә аны мең-миллионнарча кеше күрәчәк.

“Туган як”, “Таван ен” газеталарының 8 май санында да якыныгыз-Бөек Ватан сугышы каһарманының фотосурәте басылачак.

Безгә аяз күк йөзе, тыныч тормыш бүләк иткәннәрнең якты истәлеген бергәләп мәңгеләштерик! Акциягә кушылыгыз, хөрмәтле райондашлар!

2020 елда Татарстанда «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.

Теләге булган һәр кеше #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан #БессмертныйполкТатарстан хештеглары  белән пост куеп, онлайн-акциягә кушыла ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев