Чүпрәлеләрне Корбан бәйрәме вакытында ветеринария таләпләрен үтәргә өндиләр
Бөтен дөнья мөселманнарының төп Ислам бәйрәмнәренең берсе -Корбан бәйрәме җитә. Бәйрәм вакытында, әлбәттә, корбаннар чалына.
Чүпрәле районы ветеринария хезмәте хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәме чаралары уздыру чорында 2020 елның 31 июлендә терлек сую һәм сату белән шөгыльләнергә теләүчеләргә түбәндәгеләрне төгәл үтәргә кирәк булачак:
-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе (алга таба-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе) белән контрольдә тотылырга тиешле йөкләрне килештерүнең гамәлдәге тәртибе нигезендә хайваннар кертүне килештерергә. Гаризаны "Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУнә түбәндәге адрес буенча рәсмиләштерергә мөмкин: Иске Чүпрәле авылы, Сабантуй мәйданы урамы, 14нче йорт. Әлеге документ җирлекнең иминлеген раслау өчен кирәк. Хайванны сатып алганда ,бруцеллезга диагностик тикшерү нәтиҗәләре һәм аеруча куркыныч авыруларга (Себер җәрәхәте, котыру һ.б. кебек) вакцинацияләр белән ветеринария-озату документы булуга игътибар итәргә кирәк.
-сугымга кадәр 72 сәгать алдан китерелгән терлекләр тоту урыны буенча мәҗбүри карантинлаштырылырга һәм барысы да бруцеллезга тикшерелергә тиеш;
-район территориясенә сугымга өч көн кала (72 сәгать) китерелгән һәм бәйрәм үткәрү чорында суелмаган хайваннарны мәҗбүри карантинга ябарга һәм бруцеллезга тикшерергә кирәк булачак;
- сатып алынган сарыклар суелмыйча калып, аларны асрарга теләгән очракта, гамәлдәге ветеринария законнары нигезендә, аларга диагностик тикшеренүләр һәм вакцинация үткәрергә һәм 21 көн дәвамында карантинда тотарга.
Өстәмә мәгълүмат алырга теләүчеләр исә 8(84375)2-24-77 телефоны буенча шалтыратып белешә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев