Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Бүләкләр Чүпрәле районы Советы утырышында тапшырылды. Чарада ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Россия Федерациясе Конститу-циясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүләрен әзерләү һәм үткәрү эшенә зур өлеш кертүе өчен Чүпрәле муниципаль районы 1362 нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе секретаре Каюмова Дилбәр Җиһангәрәй кызына Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Рәхмәте игълан ителде.

 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнарының үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен:

– Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты эшләр идарәчесе Сабирҗанова Дамирә Равил кызы;

– Чүпрәле муниципаль районы Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Храмов Алексей Васильевич

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

 

Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Чуваш Бизнәсе авылыннан алты бала анасы Фомина Елена Валентиновна Татарстан Республикасының «Ана Даны–Материнская Слава» медале иясе булды.

 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма»ның Зур Аксу филиалы тракторчы-машинисты Архипов Николай Ивановичка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.

 

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем:

– «Цильна» җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Фаткуллов Илнур Заһит улына;

– «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма»ның «Алешкино» филиалы ремонтлау-механикалаштыру остаханәсе мөдире Нурин Василий Николаевичка бирелде.

 

Зоотехниканы үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма»ның баш зоотехнигы Нуртдинов Илгиз Әсфәт улы  «Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев