Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәлеләр Сабантуен бәйрәм итте
Язгы чәчүне тәмалап, Сабантуйны каршы алу - элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып барылган.
Сабантуй-бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул.
Язгы чәчүне тәмалап, Сабантуйны каршы алу - элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып барылган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Хәер, заманалар бүген күпкә үзгәрсә, борынгыдан, ата-бабаларыбыздан килгән гадәтләргә чүпрәлеләр тугры калып, бәйрәм буласы алдагы көнне йорттан-йортка йөреп сөлгеләр җыюны яңартты. Һәр өй алдына тукталып, хуҗалар биргән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп, район мәдәният йорты хезмәткәрләре түгәрәк уенга чакырып, биеде-җырлады. Әлеге тамаша күпләрнең күңеленә хуш килде.
Бүген, 12 июнь көнне дә Сабантуй бәйрәме елдагыдан тагын да күркәмрәк, күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп ачылды. Табигать тә моңа үзенең кояшлы көне белән теләктәшлек итте.
Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга районның барча халкы җыелып, тамаша кылырга ашыкты. Сабантуй мәйданында милли киемнәрдән киенгән егетләр-кызларның һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш таба, яшәешебезгә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Районыбызның сәнгать үзешчәннәре, фольклор ансамбльләре, “Таң” җыр һәм бию төркеме элек-электән калган йолаларны тасвирлап, халыкка бәйрәм рухы таратты. Ә милләтебезнең милли ризыгы булган олы чәкчәкне, ипи-тозны чыгару-бәйрәмгә тагын да гүзәллек өстәде.
Гадәттә, олы бер чараны башлар алдыннан электән аксакаллар белән киңәшләшү гадәте яшәгән. Сабантуй бәйрәме дә Ринат Хәйретдиновның азан тавышы- хәер-фатиха бирүе белән ачылып китте.
Менә, ниһаять, тантаналы марш астында бәйрәм аләме күтәрелә. Әлеге җаваплы вазифаны башкару районыбызның иң уңган, булдыклы хуҗалык “Цильна” хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров һәм көрәш батыры Рамиль Айзятулловка йөкләнде.
Район башлыгы Марат Гафаров барлык чүпрәлелеләрне, кайткан кунакларны Сабантуе бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләкчәктә эшләнәсе эшләрне бәян итте һәм әлбәттә, чүпрәлеләрне бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде.
-Сабантуй бәйрәме –ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәйданны гына алыйк, районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, чуваш милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач ял итә. Әйе, хезмәт куючылар да һичшиксез хөрмәтләнергә тиеш. Районыбызда батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә алда да язсын. –диде ул.
Чүпрәле Сабантуена башкалабыз Казан шәһәреннән күп кенә дәрәҗәле кунаклар кайткан иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чүпрәлелеләргә олы котлау сүзләрен дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов ирештерде.
Мәйдан уртасына кыр батырлары, язгы кыр эшләренең алдынгылары чакырылды. Алар артыннан производство алдынгылары, мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары чакырылып хөрмәтләнде.
Агымдагы елда да I дәрәҗәле Дипломга алдынгы хуҗалык “Цильна” җәмгыяте –(җитәкчесе Барис Гафуров), II дәрәҗәле Дипломга Дипломга “Ак Барс –Чүпрәле” агрофирмасы (директоры Владимир Николаев) һәм III дәрәҗәле Дипломга “АгроТрансПорт” җәмгыяте (җитәкчесе Баһаутдинов Фәнис) ия булды.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында: I дәрәҗәле Диплом белән “Бикчуров Р.А” (җитәкчесе Равил Бикчуров), II дәрәҗәле Диплом белән “Махмутов И.Ф.” исемендәге хуҗалык (җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов) һәм “Низамов А.А.” (җитәкчесе Альберт Низамов), III дәрәҗәле Диплом белән “ Артемьев В.Н.” (җитәкчесе Виктор Артемьев) һәм “Амосов” хуҗалыгы (җитәкчесе Алексей Амосов) бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгындагы озак еллар намуслы хезмәтләре өчен бертөркем чүпрәлеләргә “Ак Барс” холдинг компаниясенең алтын күкрәк билгеләре, һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешүче райондашларыбызга Мактау Тактасында урын алу Таныклыгы, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге үсешкә шәхси керткән өлешләрен югары бәяләп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамоталары да тапшырылды.
Татар халкы традицияләрен һәм татар язучылары иҗатларын пропагандалауда зур өлеш керткән, иҗат итеп эшләүче якташларыбыз арасында: Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Бакиров, ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгатьинститутының лексикография бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә-Эльвира Сафина, белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында: Лилия Насыбуллина, иҗади хезмәткәрләр арасында: “Җирлекара мәдәният йорты” учреждениесенең “Таң” халык җыр һәм бию ансамбле хормейстры” Илназ Гайнетдинов Зәки Нури район премиясенә лаек булдылар.
Район мәдәнияте үсешенә олы өлеш керткән авыл мәдәният йортлары директорларына да олы бүләкләр тапшырылды.
Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә бик тамашачы яратып карады. Теләүчеләр төрле уеннарда катнаштылар, ГТО нормалары тапшырдылар.
Төп сәхнәдә барча халыкны Кахан шәһәреннән килгән эстрада артистлары, районыбызның үзешчәннәре ялкынлы җыр-биюләре белән чакырып торды, ә мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды.
Балалар өчен дә күп төрле күңел ачулар булды. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның кесәләре “түзсен” генә. Әле монда, әле тегендә таган атындылар, пониларга утырып йөреп, тәмле мамык, туңдырмалардан авыз иттеләр балалар.
Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Чүпрәледә бердәм һәм дус-тату яшәүче ике милләтле халыкларның–татарларның, чувашларның тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, мәйдан янәшәсендә төзелгән йортларда да тасвирланды. Һәр ике йорт кунакларны кайнаган самовары, чәй-шикәре, ипи-тозы, сырасы белән үзенә чакырып торды. Биредә татарларның һәм чувашларның борынгы һөнәрләрен: тукучылык, кул тегермәне белән эшләү, мунчала әзерләү серләренә төшенергә мөмкин иде. Аларның һәркайсында диярлек йөреп чыккан бәйрәм кунаклары зур тәэсирләр алдылар, үзләрен борынгы һөнәрчелектә сынап карадылар.
Район китапханәчеләре дә елдан –ел үз программаларын яңартып торалар. Быелгы бәйрәмдә алар дисбе ясау серләрен, намазлыклар һәм башка күп кенә милли йолаларыбызны тәкъдим иттеләр. “Ак калфак” оешмасының райондагы җитәкчесе Гөлфия Яфизова аларның һәркайсының тарихы белән кунакларны таныштырды.
Сабантуйның иң кызыклы бәйгесе - көрәш. Быелгы Сабантуйда да таза гәүдәле баһадирларыбыз, яшь көрәшчеләрбез көч сынашты. Абсолют батыр исеменә быел Кече Чынлыдан Рамиль Айзятуллов лаек булды.
Ат чабышлары да бәйрәмнең аерым бер күркәм мизгеле. Елның-елында анда күрше районнардан, үзебездән дә җайдаклар көч сынаша. Җилдәй җитез алмачуарлар артыннан күзләр ияреп кенә өлгерсен.
Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык уздыру итеп, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул. Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуй бик күпләрне очрашып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер дип тә ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев