Чүпрәлеләр "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яуладылар
Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.
Быел комиссиягә республиканың 45 районыннан 610 гариза килгән, 146 проект җиңгән. Гомумән, сигез елда конкурсның җиңүчеләре булган 1100дән артык проект финансланган. Быел конкурс "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондына 25 ел тулуга багышланган.
Быелгы конкурсның "Экология” номинациясендә район үзәк китапханә системасы тарафыннан (директоры Гөлфия Яфизова) Иске Чүпрәле авылындагы “Кадер” чишмәсен төзекләндерү буенча әзерләнгән проект абсолют җиңү яулады. Шулай ук, әлеге номинациядә Алешкин-Саплык авыл җирлегенең (башлыгы Петр Артемьев) “Дуслык күпере” проекты да җиңүче дип табылды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев