Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Иске Яңа елны чаңгыга басып каршы алды

Соңгы елларда Чүпрәледә спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең саны артканнан – арта бара.

“Диванга ятып телевизор карарга яратучыларны бераз борчыдык инде, безне гафу итсеннәр!”, - диде шаяртып район башлыгы Марат Гафаров ярышларны башлау тантанасында. Бу сүзләрдә хаклык бармы – юкмы, әйтә алмыйм, әмма чаңгыда үзен сынап карау максаты белән урман аланына килүчеләрнең саны ике йөздән артык иде. Монда оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре , авыл җирлекләре башлыклары һәм гаиләләре белән килүчеләр дә байтак булды. 
Гомумән, соңгы елларда Чүпрәледә спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең саны артканнан – арта бара. Чаңгы спортына килгәндә, аның белән элек тә шөгыльләнүчеләр күп иде. Чаңгы базасы файдалануга тапшырылгач аларның саны бермә – бер артты. Кичке якта ике чакрымлы чаңгы эзләренең яктыртылган булуы да район халкына ял итү өчен бик уңайлы шартлар тудырды. Биредәге трассаны чаңгычылар да мактый, тигез урыннар белән бергә аның күтәрелә, төшә торган участоклары да бар, бик уңайлы, җайлы диләр. Аннан соң урман эчендә кышкы салкынлык та, кар – бураннар да бик үк сизелми. Урман, табигать... ул елның теләсә кайсы вакытында да үзенең хозурлыгы, чиста саф һавасы белән тәнгә сихәт, өстәмә көч һәм дәрт бирә. Шуңа күрә кичләрен чаңгы юллары буш торганы юк.

Чаңгы базасы 50 пар чаңгы һәм кар чанасы белән тәэмин ителгән. Җылы бинада киенү – чишенү, чаңгыларны саклау һәм аларны карап – майлау бүлмәләре бар. “Бирегә ешрак йөри башласагыз хастаханәгә баруның кирәге дә калмый. Кыш көннәрендә чаңгыда йөрегез, бассейнда йөзегез. Чаңгыны бик яраткан кеше җәй айларында роликлы чаңгыда йөри ала”, - дип тә өстәде Марат Ринатович. Аннан соң ул Бөтенроссия физкультура – спорт комплексының язгы һәм кышкы фестивальләре нәтиҗәләре буенча “ГТО” нормаларын үтәгән бер төркем райондашларыбызга “Алтын билге” ләр тапшырды.

Алар арасында МУП “Прогресс” директоры Евгений Иванцов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча тренер – укытучысы Ринат Сәлахов, опека һәм попечительләр секторы мөдире Ләйсән Сәлимҗанова, Чүпрәле районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Энерготранс” җәмгыяте шоферы Сергей Синдюков һәм Зур Аксу гомуми урта белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Валерий Юманов бар иде. 

... Ул көнне дүрт яшь категориясе буенча хатын – кызлар һәм ир – атлар стартка басты һәм ике чакрымлы аралыкта иң яхшы күрсәткечкә ирешү өчен бар тырышлыгын куйды. Район башлыгы Марат Гафаров та үз яшьтәшләре арасында ярышка чыкты һәм дистанцияне уңышлы үтте. Башкаларга үрнәк күрсәтеп җитәкчеләрнең спортка мөккибән булулары аерым игътибарга лаек. Финишка беренче һәм өченче килүчеләрне район башлыгы Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләде, алдагы чаңгы ярышларында да бердәм булып катнашырга чакырды. 
“Мондый ярышлар “Бердәм Россия” партиясе проектларын гамәлгә ашыру кысаларында район халкы арасында физкультура хәрәкәтен үстерү, аларны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту, райондашларыбызның спорт осталыгын арттыру, оешма һәм предприятие коллективлары арасында дусларча мөнәсәбәтне ныгыту һәм физкультура – спорт эшләренең формасын камилләштерүне бурыч итеп куя”, - ди район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Руслан Вильданов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев