Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр грантлар оттылар

Котлыйбыз!

 

2021 Социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсының  нәтиҗәләре  билгеле.

Грантка ия булучылар арасында чүпрәлеләр дә бар. Аерым алганда, конкурста өч проект:

– "Мишәр сылуы"  (проектның авторы- балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Ефремова);

–"Минем ике тәгәрмәчле дустым» («Җылы йорт» приюты);

Чүпрәле ягы Геройлары ( Илдус Вәлиуллин, «Форпост» җитәкчесе) җиңүче булды.

Откан грантларның суммасы 800 меңнән артык сумны тәшкил итә.

Шулай ук, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан  2021 елда коммерцияле булмаган оешмаларга социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен игълан иткән конкурста да  районның «Благодеяние» җирле иҗтимагый фонды "Дуслык күле" авыл мәдәният һәм ял паркы” проекты белән җиңү яулады.  Грант суммасы - 268 261, 17 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев