Чүпрәлеле исерек килеш машина белән идарә итән өчен 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде
Суд залыннан
Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Камаловның Административ хокук бозулар турындагы эшен карап тикшерде.
Камалов автотранспортны йөртүгә хокукы (таныклыгы) булмаган килеш һәм исерек хәлдә руль артына утыра. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Суд Камаловны хокук бозуда гаепле дип таныды һәм аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясындагы 3 өлешендә каралган җәзаны билгеләде. Шул рәвешле Камалов 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев