Чүпрәледә “Р. Бикчуров” исемендәге хуҗалыкта урак тәмамланды
20 август көнне “Р. Бикчуров” исемендәге крестьян – фермер хуҗалыгы игенчеләре башаклы культураларның соңгы гектарларын суктырдылар.
“Урак эшләрен бүген тәмамлау бик җайлы да булды әле, мунча кереп иртәгә мәчеткә – Корбан бәйрәменә барырбыз, Ходай кушса”,- ди комбайнчы Илгизәр Бохариев.
Хуҗалык җитәкчесе Равил Бикчуров быелгы урып – җыюда катнашучыларның һәркайсына бик рәхмәтле. “Дон – 1500 Б” һәм “Полесье – 1218” маркалы кыр корабларын идарә итүче Фәрит Басыйров, Илгизәр Бохариев, Александр Сидурин, Константин Александров һәм Николай Титов урак башланганчы ук тәүлек буе да эшләргә әзер булуларын әйткәннәр. Бу шаярту түгел, басу түрендә күрешкәч тә, егетләр әлеге сүзләрне көлешеп – көлешеп кабат искә алдылар. “Башкача мөмкинме соң, шушы кадәр чыгымнар тотып, тир түгеп үстерелгән икмәкне югалту бик зур һөнах булыр иде”, - комбайнчы Николай Титов. Чыннан да алар булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаган, көннәрнең аяз торуыннан тулы файдаланганнар, комбайннарны бер генә минутка да туктатып тормаганнар. Кыска гына вакыт өчендә тулаем 37550 центнер бөртек суктырганнар. Шулай да игенчеләрнең күңелен ашлыкның көткәннән түбәнрәк булуы борчый (һәр гектардан 25,7 центнер). “Чәчү үткәргәннән соң бер генә мәртәбә дә сеңдереп яуган яңгыр булмады. Һөнах шомлыгы диярсең, кара болытлар өерелеп килеп җиткәндә генә җил читкә алып китә үзләрен. Их, шулчак белсәгез иде йөрәк ничек тибкәнен,- дип сүзгә кушыла Равил Адиевич, - чәчү әйләнешен төгәл саклыйбыз, һәр кырның уңдырышлылыгына галимнәрдән картограмма ясаттык, әче туфраклы басуларны ел саен известьлап торабыз, чәчүлек орлыкларыбыз да югары сортлы, туфрак эшкәртүдә алдынгы технологияләрне кулланабыз, ашламасыз бер участок та чәчелми,- ди җитәкче. Соңгы башаклар сугыласы солы басуында да урыны – урыны белән ярыклар хасил булу Равил Адиевичның зарын раслый. Алга таба хуҗалыкта кышкы культураларның мәйданнарын тагын да арттырырга планлаштырганнар. Былтыр аларның мәйданны 300 гектар гына булган, быел 500 гә җиткергәннәр. Бу барлык чәчүлек җирләренең 25 процентын тәшкил итә. Аларның уңыш бирүчәнлекләре дә сабан культураларыныкыннан күпкә югары икән. Киләсе ел уңышы өчен 2100 центнер орлыкны амбарга салып куйганнар. Үз хезмәткәрләренә бишәр тонна ашлык биргәннәр. Пай җирләре өчен шушы көннәрдә исап – хисап ясаячаклар. Гомумән, хуҗалыкта хезмәт куючыларга авыл тормышы белән яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мал – туар асраучыларга саламын, печәнен рулоннар белән китереп бушаталар икән. 10 – 12 баш мөгезле эре терлек тотучылар да бар авылда.
...Урак тәмамланса да көзге кыр эшләре дәвам итә. Ашлыгы җыеп алынган басуларда туфрак эшкәртелә. Җитәкченең әйтүенә караганда, 3000 гектар сөрү җирләренең 85 проценты көз аенда сукалап калдырыла. Монда “К – 700” тракторлары белән эшләүче Мөстәкыйм Сафин һәм Юрий Александровның тырышлыгын уңай бәялиләр. Алдагы көннәрдә 400 гектарда үстерелгән көнбагышны суктырып аласы бар, шикәр чөгендере плантацияләре дә 300 гектар мәйданны били. Хуҗалык хезмәтчәннәре басуларда үстерелгәннәрне һичшиксез югалтуларга юл куймыйча җыеп алачакларына тирән ышаныч белдерәләр. Амин, шулай гына була күрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев