Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үзсалым акчасына эшләнгән эшләр

Элек авылларда яшәүчеләр өчен  юлсызлык, сусызлык, утсызлык проблемалары төп сөйләшү темасы булып торды. Шуңа да күпләр шәһәргә таба юл тотты.  Соңгы елларда исә вәзгыять уңай якка үзгәрде. Ни дисәң дә, республика программалары бәрабәренә һәм дә авыл халкыннан җыелган үзсалым акчасына шактый күп эшләр эшләнде. Хәзер инде авыл белән шәһәрне чагыштырганда: “Авылда яшәү әйбәтрәк тә әле” диючеләр күбәйде.

Моның шулай икәнлеген дәлилләп тә торасы юк, барысы да күз алдында. Авыл башында язгы-көзге балчык аша үтәлмичә калдырылган машиналар, бүген җилдереп, елның теләсә кайсы вакытында капка төбенә кадәр кайтып туктый. Су мәсьәләсе дә уңай якка хәл ителә бара: күпләрнең өйләрендә  краннардан тәмле чишмә суы ага. Утка килгәндә, анысы да сүнми, яна.

Үзара салым программасы республикада 2012 елдан бирле эшләп килә.  Программаның асылы күпләргә бик таныш:  авылда башкарыласы эшләр өчен һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыярга, гади итеп әйткәндә, салым түләргә кирәк. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. 100 мең сум җыелган булса, дәүләттән 400 мең өстәлә дә, барлыгы 500 мең сумга әйләнеп, авылга кайта. Аннары бу суммага авылда яки юл салалар, яки зират коймасы тоталар һ.б.

Иске Кәкерле

авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов  әйтүенчә,  үзсалым суммасы үткән ел  500 сумнан  булган. Җирлеккә караган Иске Кәкерле авылында юллар ясалып беткән диярлек. Ә менә Татар Төкесендә әле эшләр байтак. Шуңа да киләсе ел өчен дә үзсалымны шул ук суммадан җыярга булганнар. Әлеге җирлектә быел юллар өчен  2 285 000 сум күләмендә үзсалым акчасы сарыф ителгән. 

Илһам Бикчуров, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы:  

–Әлеге программа нигезендә безнең  җирлектә дә  күп  эшләр эшләнә. Үткән елларда аның суммасы 800 сум да, 600 сум да булды. Киләсе елга 300 сум итеп билгеләмәкче булабыз. Быел үзсалым акчасы җирлеккә 3 132 000 булып кайтты. Боларга 1870 метр озынлыкта Калинин, Космовский,  Тельман, Татарстан урамнары юллары рәтләнде: таш плитәләр салынды, каты катлам түшәлде. Киләсе елда да үзсалым акчасын урамнардагы юлларны рәтләүгә тотарга дип киңәштек.

Радик Мөхәммәтҗанов,  Яңа  Ишле авыл җирлеге башлыгы:

– Безнең җирлектә быел 689  кешедән 344 мең 500 сум акча җыелды. Авылдашларның программаның әһәмиятле булуын аңлап, анда актив катнашулары мактауга лаек. Әлеге сумма дүрткә тапкырланып, 1 722 500 сумны тәшкил итте.

Яңа Ишле 

Советская,  Кооперативная,  Колхоз, Иске Ишледә  Тукай,  Кооператив, Досааф, Үзәк, Гончаров, Яңа Кәкерледә Тегермәнле,  Кызыл Армия,  Карл Маркс, Тукай, Алимов, Яр буе,  Кооператив, Ленин урамнары буйлап   2791 м озынлыкта юллары ясалды.

Городище

райондагы барлык  авыл җирлекләре арасында төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүреш  шартларын яхшырту буенча башкарган эшләре белән мактауга лаек. Бердәм, тырыш авыл халкы үткән ел да 1200 метр озынлыкта юллар ясаган. Чүп-чар контейнерлары алып куйганнар. Башкарылган эшнең күләме 927 000 сумны тәшкил итә. Киләсе елга исә авыл территориясендәге күперне капиталь төзекләндерүне планлаштырганнар.

Алешкин-Саплык

авылы җирлегендә  үз салымның күләме 2 566 000 сумны тәшкил иткән. Җирлектә бу акчалар  юллар төзекләндерүдән тыш, су челтәре сузу эшенә дә тотылган. Төзекләндерелгән юлның озынлыгы  – 2280 м.

Зур Аксу

авыл җирлегендә  быел  3400  метр озынлыкта юллар төзекләндерелгән. Шулай итеп, юлларны күтәрүгә, ике мазарлык территориясен төзекләндерүгә, чүп-чар контейнерлары мәйданчыгы булдыруга 2 352 500 сум акча киткән. Зират тирәсен төзекләндереп бетерәсе бар икән әле. Үзсалым акчасы киләсе елда шуңа тотылачак.

Звезда

авыл җирлегендә  үзсалым акчаларына башкарылган эшләр  1 997 500 сумга төшкән. Биредә ремонтланган юлларның озынлыгы – 3300 метр. Коршангы-Шигали, Чепкас-Илмәт авылларындагы  урам юллары яңартылган, шулай ук, Яңа Шигалида ике  күпер  төзекләндерелгән, мазарлык өчен төзелеш материаллары алынган.

Кече Чынлыда 

быел   2961 метр озынлыгындагы урам юлы челтәрләрен төзекләндерү эшләре алып барылган. Моның өчен 2 937 500 сум акча тотылган.

Марс

авыл җирлегендә  юл төзекләндерү күләме 3620 метрны тәшкил иткән, башкарылган эшләр суммасы  1 536 000 сумлык булган. Марс авыл җирлегендә яшәүчеләр сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсен дә  үзкертем акчасына хәл итәргә теләк белдергәннәр иде. Бу уңайдан да быел җирлектә күп кенә өйләргә чишмә суы килүне билгеләп үтәргә кирәк.

Матак

авыл җирлегендә  быел үзсалым акчасы  837 500 сум күләмендә җыелган.  Әлеге акчаларны, шулай ук,  юллар  ясауга тоталар. Икенче елга исә Мунчәли авылындагы зиратны төзекләндерәчәкбез диләр.

Яңа Элмәле

авыл җирлегендә дә,  нигездә, юллар ясалган. Яңа Чокалы һәм Яңа Элмәле авылларының элегрәк язын-көзен керә алмаслык урамнары үзгәртелеп, бүген авыл халкы шатланып йөрерлеккә әйләнгән. Биредә 2955 метр озынлыктагы юллар өчен 2 015 000 сум акча тотылган.

Уби

авыл җирлегендә  үзсалым акчасы 1 443 300 сум күләмендә җыелган. Әлеге акчаларны җирлек  халкы быел  су  белән тәэмин итү проектына  юнәлдергән һәм дә Уби авылындагы чишмәне төзекләндерүгә тоткан. Башкарыласы эшләр булып та, беренче чиратта, су белән тәэмин итү мәсьәләсе тора, шулай ук, әлегә төзекләндерәсе юллар да бар.

Иске Чокалы

авыл җирлегендә яшәүчеләр тырышлыгы белән 1500 метр озынлыгындагы  урам юллар күтәртелгән, урам утлары яңартылган, чишмә төзекләндерелгән.  Нәтиҗәдә башкарылган эшләргә 1 125 000 сум үзсалым акчасы киткән.

Чуваш Чүпрәлесе         авыл җирлегендә  1 097 100  сум күләмендәге эшләр башкарылган. Нигездә, шулай ук, юллар төзекләнгән һәм ул 1315  метр озынлыкны тәшкил итә. Сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә дә халык акчасының беркүпме өлеше юнәлдерелгән.

Яңа Борындык

авыл җирлегендә 350  метр озынлыктагы юлны төзекләндерү эшенә 529 500  сум акча тотылган.

 

Зур Чынлы

авылы җирлегендә исә халык үзсалым җыю мәсьәләсен  элегрәк тә күтәргән була. Ә соңгы елларда бергәләшеп  юллар төзекләндерүдә, зиратны тәртипләүгә җаваплы кешеләр  билгелиләр. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов бу уңайдан авыл халкына олы рәхмәтләрен белдерә. Үзсалым суммасы исә бу җирлектә берничә ел рәттән бер кешедән 500 сум күләмендә җыела. 2018 елда халыктан 342 000 сум җыелган һәм ул  республика бюджетыннан кайткан сумма белән 1 710  000 сумны тәшкил иткән.  Җирлектә әлеге акчага 1486 метр озынлыгындагы  юллар рәтләнгән.

Шланга

авыл җирлегендә    165000 сум үзсалым акчасы җыеп алынган. Республика бюджетыннан әлеге суммага 660 000 сум өстәлеп, гомуми үзсалым күләме  825000 сум булган.  Әле акчаларга ниләр эшләнгән соң? Киров, Карл Маркс, Тукай урамнарындагы юлларга  таш җәелгән. Авыл урамнарын бүлүче ерганаклардан су үткәрү торбалары алынган, шулай ук, зират тирәсе тотылган.

“Ил төкерсә күл була”.  Әлеге татар халык мәкале үз мәгънәсен югалтмый, үзсалым темасына да бик туры килеп тора. Яшәешебезнең кайсы гына өлкәсенә кагылсак та: авыр хәлдә калганнарга матди ярдәм күрсәтүме ул,  төрле өмәләрме ил белән бергәләп башкарганда, авырлыклар чигенә.

 

18 ноябрьдә Чүпрәле районы авыл җирлекләрендә референдумнар узачак. Халкыбыз янә сайлау участокларына киләчәк. Һәм бу юлысы үз авылында киләсе елларда нинди эшләр башкарылачагын хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев