Чүпрәледә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды
2022 елның 2 аенда район территориясендә кешеләр һәлак булган һәм тән җәрәхәтләре алган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Район Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данис Сатдинов алып барды.
Утырыш эшендә, шулай ук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча җитәкчесе Раил Гатауллин, район ЮХИДИ башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов, Чүпрәле муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Андрей Петров һәм комиссия составы катнашты.
Районда автомобиль юлларындагы авария хәлен анализлау һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов чыгыш ясады.
Анатолий Михайлов билгеләп үткәнчә, 2022 елның 2 аенда район территориясендә кешеләр һәлак булган һәм тән җәрәхәтләре алган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Агымдагы елның 2 ае нәтиҗәләре буенча бүлекнең шәхси составы юл хәрәкәте өлкәсендәге нормаларны һәм кагыйдәләрне бозуның 682 очрагын ачыклаган. Ул, шулай ук, җәяүлеләр кичүендә, бигрәк тә мәгариф учреждениеләре тирәсендә юл билгеләрен кую һәм яңарту буенча аерым игътибар бирергә, шулай ук, мәктәп автобуслары белән балаларны ташуларны башкарганда куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеген дә ассызыклады. Урамда яз һәм шуңа бәйле рәвештә юллардагы чокырларга үзвакытында ремонт ясарга, ясалма тигезсезлекләрне бетерергә, юлларда юл билгеләрен вакытында урнаштырырга һәм алыштырырга кирәклегенә басым ясалды утырышта.
Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов үз чыгышында балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау мәсьәләләренә тукталды. Җитәкче әйтүенчә, район мәктәпләрендә педагоглар профилактик чараларны ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрәләр. Ул, шулай ук, залда утыручыларның игътибарын “өй-мәктәп-өй” һәм гомуми белем бирү территорияләренә якын урнашкан юллардагы яңартылган схемаларга юнәлтте һәм бу мәсьәлә буенча районның ЮХИДИ бүлеге белән берлектә, укучыларны мәктәп автобуслары белән ташу маршрутлары юлларының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен тикшерүне оештыруны тәкъдим итте.
"Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова үз чыгышында районда юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм 2022 елда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча бүлекләрнең һәм ведомстволарның уртак чаралары турында сөйләде. Шулай ук ул 2022 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелү мәсьәләсенә дә кагылды, машиналарга техосмотр һәм автомобильнең диагностик картасын рәсмиләштерүне нинди транспорт чаралары узарга тиешлеге турында сөйләде.
Лилия Илдаровна әйтүенчә, агымдагы елның 1 мартыннан диагностика картасы рәсмиләштерелмәгән автомобиль хуҗаларын закон буенча 2 мең сум күләмендә штрафка тарту каралган. 2021 елда җитәкчелек карары буенча оптимизация ясалу һәм автомобильләргә техник тикшерү узу станцияләрен кыскарту нәтиҗәсе буларак, Чүпрәле районы станциясе ябылганнар санына эләккән. Бүгенге көндә автомобильгә техник карау уздыру өчен чүпрәлеләр Буа районы станциясенә барырга мөмкиннәр.
Үзенең чыгышында ул, шулай ук, быел март аеннан октябрьгә кадәрге чорда “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан белем бирү оешмалары янындагы “өй-бакча-өй”, бигрәк тә “өй-мәктәп-өй” маршрутлары буенча балаларның куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен урам-юл челтәрен тикшерү буенча уртак эш алып барылачагын билгеләп үтте.
Утырыш ахырында Данис Сатдинов киңәшмәгә йомгак ясады һәм вазыйфаи затлардан юлларда куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итүне шәхси контрольдә тоту кирәклеген дә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев