Чүпрәледә яшь роботчылар ярышты
«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге базасында (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) яшүсмерләргә үзләренең шәхси һәм иҗади сыйфатларын күрсәтү, фәнни-техник иҗат һәм робототехника белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру максатыннан «Танк биатлоны» дип исемләнгән ярышлар узды.
Чара Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Игелекле ишегалды» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында үтте.
Ярышларда роботларны конструкцияләү һәм программалаштыру эшендә үзләренең беренче адымнарын ясаучы яшь роботчылар катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урынны – 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы, 2нче урынны - балалар иҗат йорты командасы алды, 3нче урынны күппрофильле лицей командасы яулады. Барлык катнашучылар да кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев