Чүпрәледә яшь парлар никахларын көзгеле датада - 22.02.2002 теркәделәр
Яшь парлар арасында "көзгеле" даталар аеруча популяр.
Бүгенге, 22.02.2022 дата -көзгеле булуы белән күркәм. Анда цифрлар чиратлашуы кабатлана. Бу унъеллыкның соңгы шундый матур көзгеле датасы. Киләсе көзгеле дата 2030 елга — 03.02.2030 туры килә.
Бүгенге матур датада үз никахларын рәсмиләштерү мөмкинлегеннән Алсу Мөхәммәтҗанова һәм Фәнис Юсупов файдаландылар. Кәләш тумышы белән Иске Ишле авылыннан, ә кияү -Ульяновск шәһәреннән.
Яшьләрнең сүзләренә караганда, мондый даталар гаиләләргә уңыш һәм бәхет китерә, ә матур даталарда төзелгән никахлар нык булачак.
–Бу атнада тагын ике парны теркәү планлаштырылган, - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова.- Дәүләт хезмәтләре порталы аша иң күп гаризалар җәйге айларга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев