Чүпрәледә янгында кеше янып үлде. Нигә?
Ел саен теркәлгән янгыннарның 80 проценттан артыгы торак секторга туры килә.
Үткән ел район территориясендә 23 янгын булды, аларда ике кешенең гомере өзелде. Һәм менә быел тагын бер кешенең гомере янгында өзелде. Бу нидән шулай килеп чыга соң? Шуларны ачыклау максатында газета журналисты Рәшит Фәтхуллов Чүпрәле районының янгын - коткару гарнизоны начальнигы, эчке хезмәт лейтенанты Роман Колпаков белән очрашып сөйләште һәм янгыннан коткару хезмәткәрләре оештырган рейдта булып кайтты.
Роман Колпаков:
–Янгыннарны кисәтү һәм үзвакытында сүндерүне тәэмин итү буенча Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитетының “Торак секторда янгыннарга каршы профилактик чаралар үткәрү турында” гы карары нигезендә “Торак – 2019” дип аталган профилактик эш алып барабыз. Янгыннарга каршы профилактик эштә полициянең урыннардагы участок вәкилләре дә зур эш башкара. Алар даими рәвештә үз участокларында яшәүче гражданнар белән күрешеп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртеп торалар. Бүгенге көнгә безнең тарафтан райондагы 2200 йортта яшәүчеләр белән әңгәмәләр оештырылды. Аларның 379ы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, 270е күп балалы гаиләләр, 86сы инвалидлар, 65е балигъ булмаган балалы - социаль кыен хәлдәге һәм 154е имин булмаган гаиләләр. 3280 граждан инструктаж үтте һәм аларга белешмәләр тапшырылды. Барлык белем бирү учреждениеләрендә янгын чыккан очракта ни эшләргә һәм янгыннарны булдырмау өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында фильмнар күрсәтелде. Район мәдәният йорты каршындагы мәгълүмат таблосында янгыннарны кисәтү тематикасы буенча роликлар күрсәтелде.
Рәшит Фәтхуллов:
–Кызганычка каршы, күп кенә комплекслы чаралар үткәрелеп торуга да карамастан, районда янгыннар күзәтелеп тора, үткән ел өч янгын очрагы теркәлгән булса, быелның беренче кварталында гына да биш янгын булды. Иң куркынычы – анда кешеләр һәлак булу...
Роман Колпаков:
–Әйе, 2019 елның 8 мартында 114 санлы янгын сүндерү частенең элемтә пунктына Яңа Уби авылының Мир урамында торак йорт януы турында хәбәр алынды. Янгынны сүндерү вакытында өйнең йокы бүлмәсендә бик нык янган кеше гәүдәсе табылды. Фаразлаулар буенча янгын тәмәке тартканда ут белән сак эш итмәү яисә газ приборын файдаланганда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан. Әлбәттә, янгынның төгәл сәбәбен тикшерүчеләр һәм янгын сынау лабораториясе хезмәткәрләре әйтәчәк. Әмма, өзелгән гомерне инде кире кайтарып алып булмас. Йорт-җир һәм каралты-куралар да бөтенләе белән кара күмергә әйләнде. Ул төндәге көчле җил дә янгын сүндерүчеләргә зур комачаулык тудырды. Янгын сүндерүдә авыл халкы да бик актив катнашты. Тик, әйткәнемчә, билгеле сәбәпләр янгынны тиз генә сүндерергә мөмкинлек бирмәде. Бу урында шуны искәртәсем килә, янгын сүндерүчеләр разведка үткәрми торып, ут капкан объект янына якын килергә ярамаганнын да онытмаска кирәк. Ут эчендә газ баллоны булу бик куркыныч, аның шартлавы нәтиҗәсендә 250 метр радиустагы кешеләр зарар күрергә мөмкин. Әлеге очракта да каралты-кура эчендә газ баллоны булуы билгеле булды һәм янгын сүндерүчеләрнең кыюлыгы нәтиҗәсендә генә аның шартлавына юл куелмады.
Рәшит Фәтхуллов:
–Янгын сүндерүчеләрнең башлыгы буларак, янгыннарны булдырмый калып була, дияр идегезме? Һәм бу уңайдан Сезнең киңәшләрегез?
Роман Колпаков:
–Янгын сүндерүчеләргә ярдәм итәргә теләгән авыл халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм, үзегезнең иминлегегез өчен яна торган объекттан ерактарак торыгыз! 1994 елның 21 декабрендә кабул ителгән 69 – ФЗ санлы Федераль законның 34 маддәсендә әйтелгәнчә, гражданнар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә тиешләр. Электр приборларының төзеклеген һәм чисталыгын йорт хуҗасы тәэмин итәргә тиеш. Аларны ремонтлау өчен белгеч чакыртыгыз. Көндәлек тормышта кулланыла торган газ шартлаучан, шуңа күрә газ приборларын кулланганда үтә сак булыгыз, ачык уттан сакланыгыз, балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз. Ягулык сезоны башланганда мичләрегезне төзәтегез, төтен юлларын чистартыгыз, мичләрне тиз кабынучан сыеклык (бензин, керосин) белән кабызмагыз, янган мичне күзәтүсез калдырмагыз, мичне каты кыздырмагыз. Һәм урын-җир өстендә тәмәке дә тартмагыз! Шушы кагыйдәләрне үтәгәндә генә, үзегезнең тормышыгызны, сәламәтлегегезне, йорт-җирегезне, мал-мөлкәтегезне саклый алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев