Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә вакансияләр ярминкәсе узды

Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге традицион вакансияләр ярминкәсе үткәрде.

Ярминкәгә эшсезлек буенча үзәктә исәптә торучылар белән беррәттән, пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр,  эшкә яраклы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, мәктәп һәм техникум укучылары да килгән иде.  

Ярминкәдә районның  оешма һәм предприятиеләре: күптармаклы технологияләр техникумы, «АК БАРС Чүпрәле», «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма»,  район мәдәният бүлеге, «Прогресс»,  «Росгосстрах» вәкилләре эш урыннары тәкьдим итте. Аларга нигездә агрономнар,мал табиблары,  иминият агентлары,  сәнгать җитәкчеләре кирәклеге турында җиткерделәр.  Вәгъдә иткән эш урыннарында хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. Әйтик, «Росгосстрах» оешмасы җитәкчесе Надир Алимов белдерүенчә, хезмәт нәтиҗәсенә карап, премияләр, өстәмә матди ярдәмнәр дә каралган. Ә менә «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» үз хезмәткәрләрен иртән алып, кич эштән соң, кайтарып та куя, болар барысы да хуҗалык исәбеннән башкарыла.

“Прогресс” оешмасына сезонлы, кышкы ягулык чорына котельныйларга 14 кеше кирәк.  “Татавдор” оешмасының райондагы филалына да автомобиль йөртүче, җыештыручы кирәк.

Мәдәният бүлеге өлкәсенәдә: райондагы мәдәнят йортына, авыл клубларына сәнгать җитәкчеләре, мөдирләр таләп ителә.  “Кайгырту” социаль үзәге  өлкән яшьтәге әби-бабайларны караучылар эзли.

Ярминкәдә үзәк тарафыннан 58 вакансия буенча  хезмәт урыннары тәкъдим ителде.

-Бүген район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә  36  кеше исәптә тора. Шуның 8 -е  югары һөнәри белемле, урта һөнәри белемлеләре – 19 кеше, урта белемле-9  кеше,-ди үзәк директоры Роберт Низамов.

Район күптармаклы технологияләр техникумы вәкиле, үз чиратында, һөнәрләре буенча яңадан уку курслары узу мөмкинлеге барлыгын сөйләп узды. Болар барысы да  хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша башкарылуын белдерде.

Ярминкәдә катнашучыларның азчылыгы гына тәкъдим ителгән хезмәтләр белән кызыксынды. Сәбәбен хезмәт хакы аз булуда, тоткарлыклар белән бирелүдә, яшәү урынына ерак булу да дип аңлаталар.

Нәтиҗәдә, вакакнсияләр ярминкәсеннән 18 кеше  хезмәт урыннарына юллама алды. Болар:  «Росгосстрах»,«Татавтодор», «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» һәм “Прогресс” оешмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев