Чүпрәледә унөченче тапкыр “Мунчәли укулары” узды
Хәзер ул төбәкара дәрәҗдә уза һәм быелгысына аның Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән һәм хәтта Мордовиядән дә дин әһелләре, кунаклар килде.
Быел Мунчәли авылы кабат төрле яктан якташларыбызны, дин кардәшләребезне, дәрәҗәле кунакларны үзенә җыйды. Биредә унөченче тапкыр “Мунчәли укулары” дигән фәнни –гамәли-дини конференция узды.
Исегезгә төшерәбез, “Мунчәли укулары”ның башлангычына бөек татар драматургы Туфан ага Миңнуллин нигез салган иде. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятны үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәл укуларының дәрәҗәсеелдан-ел арта, масштабы да киңәя бара. Хәзер ул төбәкара дәрәҗдә уза һәм быелгысына аның Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән һәм хәтта Мордовиядән дә дин әһелләре, кунаклар килде.
“Мунчәли укулары” “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф гадәтләрен куллану” темасына багышланды. Чара башланыр алдыннан мәчет каршында район мәчетләре каршындагы мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләр һәм кызлар өчен бәйге узды. Алар үзләренең дини белемнәрен танылган журналист Марсель Ахмадуллин җитәкчелегендәге төрле интерактив уеннар, конкурслар аша дәлилләделәр. Җиңүчеләргә махсус бүләкләр дә тапшырылды.
Чараның төп өлеше исә, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләре белән башланып китте. Ул үзенең чыгышында бүгенге көндә гаиләдә балаларны тәрбияләү мәсьәләсе, ир-ат һәм хатын-кызларның дини мәҗлесләрдә, башка төрле чараларда киенү тәртибе турында сөйләде.
–Кешене кеше иткән дүрт сыйфат бар. Шуның беренчесе-акыл, икенчесе-дин, өченчесе-оят, дүртенчесе-изге гамәлләр. Хәдистә: “Кайсы кавемгә ошасаң, шул кавем белән кубарылырсың”, диелгән. Шуңа күрә дә безнең әби-бабаларыбыз бүтән милләтләргә ошамас өчен, киенү рәвеше дә, бабайларның сакал үстерү тәртибе дә булган. Кызганыч, бүгенге яшәү, киенү, ашау рәвеше белән милли үзенчәлегебез югала бара, бу исә динебезне югалтуга, катнаш никахларга китерә. Шуңа күрә дә, һәркем үзеннән яхшы, тәрбияле балалар калдырырга тиеш. Яшьләр тәрбиясез диюдә, яшьләрнең гаебе юк, бу очракта өлкәннәр гаепле. Хәзер баланы тугачтан ук, кулына еламас өчен телефон тоттыралар. Ул әле сөйләшә белми, ә инде телефонга баскалап, теләсә нәрсә карый белә. Әти-әни баласының күңел сакчысы булырга тиеш. Күңелне нәрсә карайта, нәрсә агарта, шуларны балага өйрәтү-ата-ананың төп бурычы. Әгәр без үзебездән соң тәрбияле киләчәк калдырсак, шул очракта гына киләчәгебез булачак. Безнең ният-максатыбыз иманлы, эшчән, аек акыллы, халкыбызның үткән тарихын белүче, аның асыл сыйфатларын, гореф-гадәтләрен дәвам итүче һәм саклаучы, җәмгыятебезгә файдалы, динле,зыялы, мәгърифәтле, югары әхлаклы халкыбыз варисларын тәрбияләү. Бүгенге чара да шушы мәсьәләләрне күздә тотуга юнәлдерелгән һәм үзенең әһәмияте белән югары дәрәҗәгә ия,-диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Туганнар белән элемтә, күркәм холыклылык һәм яхшы күршеләр илне яшәтә һәм гомерне озайта”, диелгән хәдистә. Бәйрәмне олылап, динебезне куәтләргә ярдәм итүдә, мөселманнарның үзара аралашуына, фикерләшүенә, берләшүенә юл ачуда үзләреннән олы өлеш кертүче ызандаш дин-кардәшләребез дә чарага бик теләп килүләрен әйттеләр.
Мордовия Республикасы мөфтие Зәки хәзрәт Айзятуллин җитәкчелегендәге делегация “Мунчәли укулары”на беренче тапкыр гына килүләрен әйттеләр.
– Бүгенге көндә җәмгыятебездә тәрбия ысуллары буларак халкыбызның әхлагын тәрбияләүдә дини кыйммәтләргә зур игътибар бирелә. Мәчетләребездә динне өйрәнү дәресләре алып барыла. Шуның өчен дә яшьләребезнең әхлагын дөньяга карашын тәрбияләүдә динебезне, аның нигезләрен, милләтебезнең гореф гадәтләрен, тарихи истәлекләрне өйрәнү, бүгенге көндә дә мөһим мәсәлә булып кала бирә. Мордовиядә дә динне саклау юнәлешендә зур эшләр алып барыла. Мәчетләр эшли, гаиләләрдә хатын-кызның төп бурычы булып әхлаклы бала тәрбияләү, ә ир-атның бурычы итеп, гаиләне тәэмин итү куелган. Әмма мондый төрдәге чаралар нәкъ менә авыл җирлекләрендә үткәрелгәне юк. Сездән үрнәк итеп алабыз әлеге күркәм юнәлешне. Ике арадагы дустанә мөнәсәбәләрнең тагын да ныгуына ышанып калабыз, -диделәр Мордовия вәкилләре.
Барлык авылдашларны, бәйрәм кунакларын район башлыгы исеменнән Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, бәйрәмне оештыручы, шушы авылда туып, үскән Ильмир Измайлов тәбрикләде. Шулай ук тәбрикләү сүзләре белән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясадылар.
Чара Мунчәли авылында туып-үскән якташыбыз, үзенең барлык гомерен урман хуҗалыгына багышланган, соңгы 20 елын Тəтеш урман хуҗалыгын җитәкләгән, “Татарстанның атказанган урманчысы Ирфан Исмəгыйль улы Халитовның гомер бәйрәме белән бәйләнеп алып барылды. Гомерлек хезмәтен һәм бүгенге көндә дини юнәлештә булган эшчәнлегенә рәхмәт йөзеннән аңа кунаклар бик күп бүләкләр тапшырдылар. Шуларның иң дәрәҗәлесе-Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Бердәмлек” медале иде.
Мунчәли укулары дини җырлар, вәгазь сөйләүләр белән үрелеп барды. Чара тәмамланганнан соң барлык җыелган халык мәчеткә үтеп, өйлә намазы укыды, аннан Корбан ашларыннан авыз итте.
Кичке якта исә, авыл халкы һәм райондашлар өчен зур бәйрәм концерты белән дәвам итте. Анда танылган җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, шулай ук, башка җырчылар да чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев