Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә “Тоннель” операциясе узды
Район ЮХИДИ автоинспекторлары тарафыннан "Иминлек каешы" дигән кодлы исем астында “Тоннель” профилактик операциясе үткәрелде.
ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск – Иске Чүпрәле автоюлының 46 километрында тупланган иделәр. Рейд барышында 100дән артык транспорт чарасы тикшерелә һәм юл йөрү куркынычсызлыгы таләпләрен бозган һәм үтәмәгән шоферларга карата 10 протокол төзелгән.
- Сәгатенә 50 чакрым тизлек белән барганда бәрелешкәндә, кешенең авырлыгы берничә тапкыр арта. Шофер башы белән маңгай пыяласын ватып, ун очракның тугызында һәлак була. Кагыйдә буенча пассажир да, машина йөртүче дә куркынычсызлык каешларын беренче секундтан соңгысына кадәр кулланырга тиеш, - ди бу уңайдан Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Инспекторлар әйтүенчә, җитди юл-транспорт һәлакәте вакытында, әгәр каеш эләктерелмәгән булса, сезне бернинди куркынычсызлык мендәре дә коткармаячак. Рейд барышында салонда хәтта балалар кәнәфие булу белән дә балаларын эләктермәүче автомобильчеләр дә ачыклана. Мондый шоферларга карата, әлбәттә, штраф төрендә җәза бирү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев