Чүпрәледә “Россия балалары-2021” оператив-профилактик операциясе уза
Чара ике этапта узачак. I этап 4 – 13 апрельгә кадәр һәм II этап 14 – 23 ноябренә кадәр.
Чүпрәле районы территориясендә «Россия балалары-2022» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе үткәрелә.
Чара ике этапта узачак. I этап 4 – 13 апрельгә кадәр һәм II этап 14 – 23 ноябренә кадәр.
Операциянең төп максаты – балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтү, аларны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчелеккә тарту фактларын ачыклау, шулай ук наркотиклар куллану нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык дәрәҗәсен күтәрү.
Чара барышында полиция хезмәткәрләре сәламәтлек саклау учреждениесе, мәгариф бүлеге, шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә рейдлар, балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән аңлату эшләре алып барачаклар.
Район халкы да шулай ук әлеге операциядә кушылып, наркотик матдәләр тарату, аларны куллану, саклау фактлары турында аноним рәвештә хәбәр итә алалар. Хәбәрләр РФ Эчке эшләр министрлыгы Чүпрәле районы буенча бүлегенең 8 843-75- 2-20-45 яки 02 телефон номерлары буенча кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев