Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә пиротехник әйберләрне куллану өчен махсус урыннар билгеләнде

Тиешле булмаган урыннарда салют яки фейерверк җибәргән өчен штраф салына.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник әйберләрдән аерым билгеләнгән урыннарда гына  файдалану мөмкин булачак.

Татарстанда 20 декабрьдән киләсе елның 10 январена кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелә.Тиешле булмаган урыннарда салют яки фейерверк җибәргән өчен штраф салына.

Бу уңайдан район Башкарма комитетында чираттагы гадәттән тыш хәлләр буенча утырыш булып узды һәм анда Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә пиротехник әйберләрен куллану өчен махсус урыннарны билгеләү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, чүпрәлеләр салют,  фейерверкларны һәм башка төр пиротехник шартларткычларны  “Автодром» территориясенә чыгып,  Иске Чүпрәле авылының көнбатыш өлешендәге  Тынычлык урамыннан 50 метр ераклыкта карьер юнәлешендә, Яңа Чүпрәле авылының төньяк-көнбатыш өлешендә –Г. Тукай урамыннан 100 метр ераклыкта Яңа Ишле авылы юнәлешенә таба,  Иске Чүпрәле авылының Үзәк урамындагы амфитеатр корылмасыннан төньяк-көнбатышка таба 100 метр ераклыкта куллана алалар.

Реклама

Авыл җирлекләре башлыкларына  авылларда  махсус урыннар билгеләргә һәм бу хакта халыкка хәбәр итәргә киңәш ителде.

Яңа ел каникуллары чорында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау максатыннан  рейдлар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев